Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары Казан сәфәренә җыена


Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының чираттагы утырышы үтте.

Көн тәртибендә БР Татар конгрессының чираттагы корылтаен үткәрү һәм Казанда узачак Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаена әзерлек мәсьәләләрен тикшерү торды. Шулай ук агымдагы башка проблемалар буенча да фикер алышты БР Татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре.

Киңәшмәдә Казан сәфәренә бару хәстәрлекләре юлында шактый каршылыклар һәм тоткарлыклар булуы ачыкланды. БР Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов сүзләренчә, Казандагы зур җыенга кадәр Башкортстан Татар конгрессы корылтае да үтәргә тиеш. Ул 8 декабрьгә билгеләнгән. Анда Бөтендөнья Татар конгрессы җыенына делегатлар исемлеге дә расланырга тиеш. Әле республика районнарында һәм Уфадагы районнарда корылтайга әзерлек буенча конференцияләр үтә. Уфада 8 декабрьдә үтәчәк корылтайда Башкортстан рәсми җитәкчелеге дә катнашу теләген белдерә. Ә моңа кадәр республика хакимиятләре бу корылтайны быел үткәреп булмый, болай да күп мәшәкатьләр күтәрергә туры килде дип белдерә килә иде.

Утырышта Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов та катнашты һәм Уфадагы корылтайга әзерлек турында да, делегатлар сайлау хакында да хисап тотты.

Бөтендөнья Татар Конгрессы корылтаена Башкортстан җитәкчеләре дә барырга мөмкин. Һәрхәлдә, алар исеменә Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановтан рәсми хат җибәрелгән.

БР Татар конгрессының 8 декабрьдә үтәчәк корылтаенда Башкарма комитетның яңа әгъзалары һәм җитәкчеләрен сайлау мәсьәләсе дә тора. Атнакич үткән киңәшмәдә киләсе елда Уфада Башкортстан татарларының гомум корылтаен үткәрү кирәклеге дә әйтелде. Аны апрель аенда ук үткәрү кулай булыр иде дигән уртак бер фикергә килделәр.
XS
SM
MD
LG