Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнетчылар интернетта латинга күчүгә ничек карый?


Татарстанда латин имласына күчүне онытып бетермиләр. Депутлар интернетта латинча язарга тәкъдим итә.


Интернеттагы татар яшьләре латин язуын глобаль компьютер челтәрендә рәсми куллану тәкъдименә игътибарсыз калмады. Форумнарда бәхәсләр булып алды. Татарстан дәүләт шурасының милли мәсьәләр комитетының соңгы утырышында интернетта латин имласын куллану, аның өчен махсус бер әлифба кабул итү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Татарча сәхифәләрне ясаган татар яшьләре, татнечылар интернет өчен “Инәлиф” булдыруга ничек карый, сәхифәләрен латинчага күчәрергә ризамы?

Татарстанда латин имласына күчүне онытып бетермиләр. Депутлар интернетта латинча язарга тәкъдим итте. Дәүләт Шурасының милли мәсьәләр комитетының соңгы утырышында депутлар, галимнәр латин графикасы торгызу турында яңа сөйләшүне башлады. Әлегә интернетка куллану өчен латин әлифбасын, бер стандарт булдыру , инәлифны төзү кирәклеге турында мәсьәләне күтәргән иде. Бу хакта комитет утырышында да сөйләшербез але, әлегә безнең галимнәр бер фикергә килергә тиеш, диде парламентның милли мәсьәләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев.

Латин графикасын рәсми дәрәҗәдә куллануны Русиянең телләр турындагы кануны тыя. Әмма интернетка ул канун кагыйлмый, ди ул. :“Интернеттагы алфавит дәүләт теле статусына кагылмый, дәүләт эшләре интернетта алып барылмый. Монда бары тик үзара аралашу, хәбәрләшү турында сүз бара. Киләчәктә без бу мәсьәләне комитетта карарбыз, дип уйлыйм. Ә аңа кадәр безнең галимнәр бер карарга килергә тиеш. Латин әлифбасының гамәлгә кермәве дә, галимнәребезнең бик тә күп төрле фикердә булуы һәм үзара килешмәүдән килеп чыкты”. – ди Дәүләт Шурасындагы комитет башлыгы Разил Вәлиев.


Татар җәмәгатьчелеге бер әлифба тирәсендә килешүгә ирешсә, Инәлиф кабул ителсә, интернетның татар өлешендә хәлләр үзгәрерме, сәхифәләр латинча яза башлармы? Татар интернет сәхифәләре хуҗалары, сайтның авторлары бу хакта ин уйлый?

Tatshop.ru исемле интернет-кибет хуҗасы, татар интернет сәхифәләрен иң беренчеләрдән булып ясаган кешеләрнең берсе Дамир Насыйров, Дәүләт Шурасыннан чыккан бу тәкъдимне хуплап каршы алды. Шушы бердәм әлифбаның булмавы интернетта латинның таралауын тоткарлый иде, ди ул. “Бердәм стандарт булса, бу эш дәвамлы булыр һәм киләчәктә үсер дигән омет туа. Интернетчылар үзләре бер карарга килә алмады. Өстән күрсәтелгән әлифба булса да, аның белән килешмәгән кешеләр калачак, бәхәсләр дәвам итәчәк. Әмма бердәм стандарт, бер әлифба булса, барырбер интернетчылар аңа җайлашырга мәҗбүр булачак” - ди интернет-кибет хуҗасы Дамир Насыйров. Аның әйтүенә караганда, бердәм стандрт булса, сайт хуҗалары әкрендәп латинга күчә башларга мөмкин. Һәрхәлдә Дамир үзе, үзенең интернет-кибетенең сәхифәсен латинча татарча ясар идем, дип җавап бирде.

Bulmas.ru интернет сәхифәсеннең авторы Рузиль Мөхетдинов исә башка фикердә тора. Интернет өчен латинча әлифба булдыруга ул теләктәшлек күрсәтә, әмма бу карарның ниндидер үзгәрешләргә китерүенә ул шикләнеп карый. “Мәктәптә кирилча укыган кеше, латинча язар микән? Әгәр мәктәпләрдә латинча өйрәтсәләр, интернетта да латин имласында язарлар иде. Миңа үземә ике имлада да язу кыенлыклар тудырмый. Латинча язганда хәрефләр белән кайбер кыенлыклар бар. Хәзер үк, кирилчага күнеккән кеше кирилча яза, теләгән кеше –латинча язулар калдырып китә. Интернетта латинча языйк дигән чакыруга карап кына, бу өлкәдә хәлләр үзгәрер дип уйламыйм” - ди Bulmas.ru интернет сәхифәсеннең авторы Рузил Мөхетдинов.

Сайт хуҗалары арасында, латинга күчкәч, кирил хәрефләренә кунеккән кулланучылар сәхифәләрен ташлап китәр дип, куркучылар да бар. Әмма интернетта латинга күчүне бөтен сайтлар бергәләп алып барса, бу эшнең нәтиҗәсе булыр иде ди, Булмас.ру сәхифәсе хуҗасы.
XS
SM
MD
LG