Accessibility links

Омскида Павлодар үзешчәннәре булып китте


Павлодар кызлары
Павлодар кызлары

Омски өлкә мәдәният Министрлыгы каршында эшләүче “Дуслык йорты” “Бердәмлек” VII милли мәдәниятләр фестиваленең йомгаклау концертын уздырды

Концерт шәһәрнең музыкаль театр бинасында узды. Анда Омски өлкәсенең 18 районыннан, Новосибирски өлкәсеннән, Казакъстан Республикасының Павлодар һәм Петропавловски шәһәрләреннән җәмгысе 58 милли коллектив катнашты. Театрлаштырылган күренеш рәвешендә барган бу тамашада 14 милләтнең мәдәнияте күрсәтелде. Барлык катнашучыларның саны 800-дән артып китте.
Татар коллективларыннан анда Омскиның “Умырзая”, Большеречье районының “Наза”, Тара районының “Дуслык”, Тевриз районының “Шатлык”, Колосовка районының “Мәхәббәт” һәм Казакъстан Республикасы Павлодар шәһәренең “Мирас” ансамбльләре булдылар. Бу коллективлар бергәләп балага исем кушу йоласын күрсәттеләр.
Мондый мәдәни чараларны, бер яктан, хакимиятнең бүгенге сәясәтенең алдан билгеләп куелган программасын үтәү дип әйтергә мөмкин. Икенче яктан, бу чараны төрле милләтләрнең мәдәниятләрен киң күләмдә күпсанлы тамашачыга күрсәтү мөмкинлеге дип кабул итәргә дә була. Концертка әзерлек барышында төрле коллективларның таныша, аралаша алуларын да уңай күренеш дип бәяләргә мөмкин. Менә хәзер дә ике көнгә сузылган репетицияләр барышында татар коллективларына да аралашу мөмкинлеге туды. Павлодардан “Мирас” ансамблен алып килгән ханым, андагы милли яңарыш мәктәбенең татар теле укытучысы Венера Иванова үзләренең эшләре, уңышлары белән таныштырды.

Петропавловски шәһәрендә 1990 елга кадәр 30 меңләп татар халкы яшәгән. Хәзер рәсми статистика буенча 7-8 меңгә якын татар кешесе яши. Советлар Берлеге таркалганнан соң күп халык күчеп китте, - ди Венера ханым. Венера ханым сүзләренчә, татарлар Русиянең төрле төбәкләренә, күпләр Татарстанга да күчкәннәр.
Павлодарда 1989 елда татар-башкорт үзәге оешкан, татар теле факультативлары, үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли башлаган, 1996 елда милли яңарыш мәктәбе ачылган. Балалар анда укырга якшәмбе көнне йөриләр.

"Татарча яхшы өйрәнү өчен атнага бер мәртәбә генә үткәрелгән дәресләр бик аз әлбәттә, әмма безнең балаларыбызның йөрәкләрендә милли хис тәрбияләнә, алар белән соңыннан да элемтәләребезне өзмибез", - ди Венера ханым.
Павлодарда татар-башкорт мәдәният үзәге белән милли яңарыш мәктәбенең эшчәнлеге беррәттән бара. Мәдәният фестивальләре, сабантуе кебек зур чараларны бергәләп оештыралар, күмәк көч белән үткәрәләр. "Яшьләребез бар, аларга таянабыз", - дип сөйли Венера Иванова.
Павлодардан килгән “Мирас” ансамбленең җырчылары барсы да яшь кызлар. Аларның Элина исемлесе татарча яхшырак белә. Әтисе урыс милләтеннән булса да, татар телен дә белә, әнисе, әтисе, әбисе белән ул татарча сөйләшә.
Омски татарлары белән Павлодар татарлары мондый очрашулар киләчәктә дәвам итсен иде, дигән теләктә калдылар. Павлодар шәһәренең яңарыш мәктәбе укытучысы Венера ханым Иванова: “Киләчәктә безнең элемтәләр өзелмәсен, сез безгә килегез, алла бирсә, без дә сезгә килербез. Милләтебез яшәсен, телебез яшәсен, бергә булсак, бер гаилә кебек яшәсәк, киләчәктә тормышларыбыз җиңелрәк булыр,” - дигән сүзләр белән хушлашты.
XS
SM
MD
LG