Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга яңа һава ширкәте килә


Регион-Авиа хосусый һава ширкәте киләсе җәйдән башлап Казаннан көн саен Уфага, Түбән Новгородка, Ижауга һәм Йошкар-Олага очышлар оештырырга җыена.

Моның өчен 12 элек кулланылышта булган, якын арага очучы 48 урынлы АТР-42 франсуз очкычлары алына.

2005 елда оешкан Регион-Авиа әлегә Русиянең берничә төбәгендә эшләп килә.
XS
SM
MD
LG