Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда хезмәт итү рухи сәламәтлеккә зыян саламы?


Чечнядәге тормыш күренешләре. Алар Татарстанда да кабатлана аламы?
Чечнядәге тормыш күренешләре. Алар Татарстанда да кабатлана аламы?

Русиядәге 70 процент милиционер ярты ел булса да Чечняда хезмәт итеп кайткан.

“Демос” үзәгенең социологик тикшеренүләре күрсәткәнчә, күп кенә милиционерлар өчен Чечняга бару шактый тискәре тәэсир ясаган – рухи сәламәтлегенә. Русия тәртип саклаучылары Төньяк Кавказда булганда андагы халыктан һәрдаим шикләнеп-шөһбәләнеп яши һәм бу шул кадәр гадәткә керә ки, хәтта үз якларына кайткач милиционерлар гади халыкка шикләнеп карый башлый икән. Тиешле психологик ярдәм булмау сәбәпле, милция белән җәмгыять арасында киеренкелек туа. Тәртип саклаучыларның кайберләре тормыш алып барырга сәләтсезгә әйләнә - эчкечелеккә бирелә, араларында үз-үзләренә кул салучылар да бар. Бу очракта аеруча тәртип саклаучыларның гаиләләре авырлык кичерә. Чөнки Чечняда булганда җыела килгән начар тәэсирләр кайткач тышка чыга. Шуңа күп кенә милиционерларның хатыннары икенче тапкыр ирләрен Чечняга җибәрүгә каршы тора икән.

Ләкин Төньяк Кавказга милиционерлар җибәрү кирәклеге турында Русия төбәкләренә федераль үзәктән һәрдаим боерыклар килә тора. Җирле милиция җитәкчеләренә билгеле боерыкны үтәмәү ярамый. Шуңа алар кайсы хезмәткәрне сорап, кайсына инде мәҗбүри кушып Чечняга җибәрергә төркемнәр әзерли. Бармау я куркаклык дип бәяләнә, я инде хезмәттә югарырак дәрәҗәгә ирешү өчен киртә булып тора. Шуңа милиционерлар ризалаша. Быел гына Төньяк Кавказда хезмәт итеп кайткан, исемен әйтмәскә үтенгән Татарстан милиционеры:

“2007нче елда Чечняга бардым. Казандагы 7 батальоннан җыйдылар. 5-6 милиционер кирәк, диделәр һәрберсеннән. Җыйдылар, әзерләделәр, укыттылар. Автобусларда бардык. 6 ай булдык. Анда җәмәгать тәртибен сакладык. Безнең частьтә 140 кеше идек. Билгеле инде - юлларга миналар да куялар, әмма алай бик куркыныч түгел инде хәзер”, - диде.

Милициядә хезмә итүче бу егет Чечняга баручылар арасында төрлеләр бар, ди. Бик хисчәннәре хезмәтне шактый авыр кичерә икән.

“Кемнең рухы көчле, аңа барыбер. Безне киткәнче тикшерделәр комиссиядә", - диде Татарстан милиционеры.

Чечняда булып кайтучы милиционерларның күпләре тормышка башка күзлектән карауларын әйтә, гаиләләрен, дусларын кадерли башлауларына басым ясый. Шул ук вакытта алар кырысланып кайтуларын да яшерми.

Социологлар әйтүенчә, бу милиционерларның Чечняда булганда һәрвакыт куркып киеренкелектә яшәүләре белән бәйле. Шуңа кайткач тормыш белән җайлаша алмыйча һәм якыннарына авырлык китерүдән куркып үз-үзләренә кул салучылар да бар. Кайберләре җинаять юлына баса. Чечняда хезмәт итеп кайткан милиционерның күпмесе үз-үзенә кул салганы билгеле түгел. Русия эчке эшләр министрлыгы андый статистиканы бирүдән баш тарта, дип яза мисал өчен “Новые Известия”.

7 айдан артык Чечняда булган Марат:

“Кем көчсез, куркудан үз-үзенә ата, андыйлар да булды яшьләр арасында. Минем исә чәчләрем агарды. Болай нерваларым ярыйсы гына, эчеп алгач кына төрле хәлләр булгалый”, - диде
.
Марат әйтүенчә, аңа ул чакта Чечняга барган өчен акча да түләгәннәр. Хәзер дә кайбер ташламалар бар, ди ул.

“10 мең ярым түләделәр барысы бергә. Балага балалар бакчасына ташламалар һәм торакка бераз субсидия бар”, - диде Марат.

Чечняда Русия милиционерлар күп вакытта урамнарны саклый, блокпостларда тора, шарталткычлар юклыгын тикшерә. Алар анда кораллы сугышчылар белән эш иткәч, кайткач, тәртип бозучы гади исерекләр белән ни эшләргә дә белмиләр. Гади исерекләргә нинди мөгаләмә күрсәтергә дип аптырап калалар.Социологлар сүзләренә караганда, Русия милиционерлары Кавказ халкына да начаррак карый башлый икән. Күп кенә тәртип саклаучылар үзләренең расистка әйләнүен әйтә.

Чечняда булып кайткан Марат:

“Башта базарга чыкканда апа белән бара идем. Апа үземне генә җибәрмәде. Эчкән баштан төрле хәл булырга мөмкин”, - диде.

Билгеле, милиционерларга кайткач ук психологлар ярдәме таләп ителә. Ләкин Эчке эшләр идарәләре психологлары кирәкле ярдәмне күрсәтергә сәләтле түгел. Алар бу проблеманы төбеннән белмиләр. Шулай ук милиционерлар да эштәге психологка ышанып бетми икән. Күбрәк психологны алар киләчәктә милиция сафларында эшкә яраклымы, юкмы дип бәя куючыга тиңли.

Казандагы Эчке эшләр министрлыгының медицина бүлеге җитәкчесе Марина Потапова да Азатлык радиосына "бернинди проблем юк, тикшерүләрне даими алып барабыз" дип белдерде.

“Без бит инде күптән Төньяк Кавказга йөрибез. Сугыш вакытында да милиционерлар барды. Хезмәт бер төркем өчен ярты ел дәвам итә. Һәм Татарстан милиционерлары елына ике тапкыр бара. Барлыгы 300 кеше, тагын ОМОН вәкиләреннән 200ләп кеше өстәлә. Билгеле анда алар киеренкелек кичерә. Аннан кайткач махсус аларны комиссия тикшерә. Һәрберсенә махсус бәяләмә төзелә. Психологик якны – эшкә яраклы булуларын карыйбыз”, - ди Марина Потапова.

Аның сүзләренә караганда, Чечняга күбрәк 25 яшьтән узган егетләр китә. Аларның күпләре акчага кызыгып бара, диде. Чөнки милиционерларга икеләтә эш хакы һәм өстәмә акчалар карала. Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре күбрәк 6-7 ел эшләгән милиционерларны җибәрәбез, диде. Татарстан милиционерлары әле бүген дә Чечняга бара.
XS
SM
MD
LG