Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуела халкы конституцияне үзгәртүгә каршы


Венесуела халкы президент Уго Чавеска чикләнмәгән мөддәткә президент булып сайлану мөмкинлеге бирүче конституцион үзгәрешләрне кире какты.
Үзәк Сайлау комиссиясе белдерүенчә, кичә үткән референдумда катнашканнарның 51 проценты конституцияне үзгәртүгә каршы чыккан.
Бу 1999 йылда хакимияткә килгән Чавесның сайлауларда беренче җиңелүе.
Чавес референдум нәтиҗәләрен кабул итүен һәм җиңелүен таныды.
Ул гомерлеккә президент булып сайланырга һәм Венесуеланы социалист ил итәргә теләвен белдергән иде.
2013 елда Чавес хакимияттән китәчәк. Ак Йорт бу референдум нәтиҗәләре иреклек өчен яхшы булачак диде.
XS
SM
MD
LG