Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Фарсы култыгы илләрен килешүләргә чакыра


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Фарсы култыгындагы гарәп илләрен "чит ил тәэсиреннән азат булган иминлек һәм иктисадый килешүләр булдырырга чакырды..
Моны ул Фарсы Култыгы Хезмәттәшлек Шурасы саммитына килгәч әйтте.
Бу Иран президентының Шура саммитына беренче мәртәбә килүе.
Шурага Фарсы култыгындагы 6 гарәп иле - Катар, Баһрейн, Күвәйт, Оман, Сөгуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керә.
XS
SM
MD
LG