Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең Имеди каналы яңадан ачыла


Грузия хөкүмәте баш прокуратура идарәсенә мөрәҗәгать итеп хосусый Имеди телевидение каналын тыюны гамәлдән чыгаруны сорады.
Грузиядә 5 гыйнварда үтәчәк президент сайлаулары алдыннан бу Көнбатышның төп таләбе иде.
Бүген бу турыда Грузия президенты вазыйфаларын башкаручы Нино Буржанадзе белдерде.
Бөтен Грузиягә тапшырулар алып баручы бердән-бер бәйсез телевидение каналы булган Имеди тапшырулары октябрь аенда президент Михаил Саакашвили илдә гадәттән тыш вәзгыять игълан иткәндә туктатылган иде.
XS
SM
MD
LG