Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сайлау нәтиҗәләре


Русия Дәүләт думасына сайлауларда Башкортстан буенча ике генә фирка тиешле 7% чикне узды: “Бердәм Русия” һәм коммунистлар.

“Бердәм Русия” 86 процентка якын тавыш җыйган, коммунистлар - 7,3 процент. Өченче урында 4 процент тавыш белән “Гадел Русия”, дүртенче урында либерал демократлар. Алар 2 проценттан артык тавыш җыйган. Калган фиркаләрнең тавышлары бер процентка да тулмый. Сайлауларда барлыгы 90 проценттан артык сайлаучы катнашкан, Уфа буенча бу күрсәткеч 82 процент чамасы. Иң күп тавыш Бакалы һәм Шаран районнарында. Анда сайлаучыларның 99,99 проценты катнашкан.

Сайлауларда бик күп канун бозу очраклары булган. Күп кенә сайлау участокларына күзәтүчеләрне үткәрмәгәннәр. Хайбулла районында Ырымбурдан автобус белән килгән күзәтүчеләрне тоткарлаганнар. Бары тик прокуратура кысылуы белән генә мәсъәлә җиде сәгатьтән хәл ителгән. Уфадагы 189нчы санлы сайлау участогында бер өлеш сайлаучылар бюллетень алгач, урамга чыгып, “Башэнерготранс” автобусына кереп чыкканнан соң гына аларны тиешле урынга төшергәннәр. Ягъни, җитәкчеләре күзәтүе астында гына тавыш биргәннәр. Уфада сайлаулар алдыннан фатирдан-фатирга сайлауларга килү-килмәүне белешеп йөргән иделәр. Килмим диеп сайлауларга баручылар үзләренең исемлектә булмауларын ачыклаганнар. Күгәрчен районының Мрак касабасында “Бердәм Русия” файдасына күпләп бюллетень ташлау очрагы фашланган. Күптән мәрхүм булган һәм булмаган йортларда яшәүчеләр исемлекләре дә фашланган.

Нефтекама шәһәрендә сайлаулар җитү белән күзәтүчеләр юкка чыккан. Баксаң, акчага ялланган ул студент күзәтүчеләр белән җитәкчеләре сөйләшү уздырган икән. Нәтиҗәдә, студентлар “тиешле сабак”тан соң позицияләрен үзгәрткән. Иң күп канун бозулар Иглин районында булган. Анда сайлау участокларында арзанга спиртлы эчемлекләр сату оештырылган. Сайлау участоклары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында урнашуын искә алганда, хакимият җәмәгатьчелек урыннарында спиртлы эчемлекләр сату һәм куллану канунын бозган. Сайлауда катнашучыларга махсус “акциз” бирелгән. Сайлауда катнашучыларны мәктәп балалары йорттан-йортка сайлауга чакырып йөргән. Азак балалар сайлап чыгучылардан шул кәгазьләрне җыйган. Бер кәгазь өчен аларга 10 сум акча түләнгән. Сайлауларда эшләгән балалар 4нче декабрь ялга җибәрелгән. Болар турында Иглин районында яшәүче билгеле фермер Хәсән Идиятуллин хәбәр итте.

Уфада сайлауда катнашучыларга махсус кәгазь бирелде. Алар белән аерым кибетләрдә ташламага азык-төлек һәм кирәк-ярак алу мөмкинчелеге тудырылды.

Башкортстанда Русия Дәүләт думасына сайлаулар федераль казнага 125,5 миллион сумга төшкән.

Азыктан агулану

Күгәрчен районында күпләп азыктан агулану очрагы булган. 55 кеше хастаханәгә салынган, шуларның 25е балигъ булмаган балалар. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, аларның торт һәм кайбер башка шундый татлы азыклардан сальмонеллез эләктерүе ачыкланган.

XS
SM
MD
LG