Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Русияне матбугат иреген кысуда гаепли


Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасының матбугат иреген күзәтүче вәкиле Миклош Һарасти Русия Дума сайлаулары алдыннан матбугат иреген тәэмин итмәде дип белдерде.

Һарасти бүген Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка матбугат иреген бозу очракларын тәфсилләп сүрәтләүче исемлек тапшырды һәм Русия матбугатка сайлауларны ирекле һәм гадел яктырту мөмкинлеген гарантияләргә йөкләмә алган иде дип белдерде.

Һарасти аеруча хакимияттәге Бердәм Русиянең сайлауларны яктыртуда телевидениене тулысынча үз кулына алуын һәм бәйсез матбугатка башка һөҗүмнүрне тәнкыйтләде.
XS
SM
MD
LG