Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК нефть чыгаруны үзгәртми


Нефть сатучы илләр оешмасы ОПЕК дөнья базарына нефть чыгару күләмен үзгәртмәскә дип килеште.
Нефть сатып алучы илләр бер мичкә нефть бәясен 90 доллар тирәсеннән арттырмау өчен күпбрәк нефть чыгарырга чакырган иде.
ОПЕК әгъзалары бу карар турында тагын бер кат фикерләшү өчен гыйнвар ахырында яңадан очрашырга дип таралышты.
Абу Дабидагы бу очрашу алдыннан ОПЕКтагы 13 әгъза ил нефть чыгаруны арттыру өчен сәбәп күрмәүләрен, нефть тәэминәте җитәрлек, бәяләрнең югары булуы өчен спекуляция белән шөгылләнүчеләр гаепле дип исәпләүләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG