Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Якын Көнчыгышка җыена


Ак Йорт президент Джордж Бушның киләсе ай башында Якын Көнчыгышка җыенун игълан итте.

Сүзче Гордон Джондро Бушның кайсы илләрдә тукталачагын әйтмәде.

Израиль киңкүләм мәгълүмәт чаралары Буш президент буларак Израильгә беренче мәртәбә киләчәк дип хәбәр итә.

Узган атнада Буш җитәкчелегендәге Якын Көнчыгыш саммитында Фәлестин һәм Израиль җитәкчеләре 2008 ел ахырына тынычлык килешүенә ирешү максатындагы сөйләшүләрне яңартырга дип килеште.
XS
SM
MD
LG