Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция белән Македония исем турында сөйләшә


Греция белән Македония арасында БМО җитәкчелегендә исем турындагы бәхәс каралачак.

Македония 1991 елда Югославиядән бәйсезлек игълан иткәндә Македония дигән исем алган иде.

Афин исә бу Грециянең төньягындагы бер төбәк исемен кабатлый дип бу исемгә каршы чыга һәм Македония үз исемен үзгәртмәсә аның Европа Берлегенә һәм НАТОга кушылуына киртә кую белән яный.

БМО вәкиле Маттью Нимец сөйләшүләрнең беренче өлеше гыйнвар аенда Скопьеда үтәчәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG