Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс” “Салават Юлаев”ны җиңде, ләкин…


Ак барс белән Салават Юлаев уйный
Ак барс белән Салават Юлаев уйный

Сишәмбе кичен Казанның “Ак барс” хоккей командасы Уфаның “Салават Юлаев” командасын 5:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Татарстан башкаласының “Татнефть-Арена” боз сараена халык ишелеп килә. Сак хезмәте бик киеренке эшләде, уен шактый кызу барды, ди тамашачылар һәм спорт журналистлары.


“Ак барс” хоккей командасы белән “Салават Юлаев” арасында көрәш башлану белән беренче алканы казанлылар кертте. “Татнефть-Арена” боз сараена көчле җанатарлар тавышы дулкыны китте, урындыкларда утырганнар торып басты, басканнарның исә куллары өскә күтәрелде. Бу көнне нәкъ менә шундый яхшы уен карарга килдек, диләр “Ак барс” җанатарлары.

- Бу уенга яшьләр белән өлкән буын җанатарлары да күп килгән иде. Аларның әйтүләренә караганда, Уфа хоккейчылары белән казанлылар арасында кискен көрәш барган. “Салават Юлаев” “Ак барс”ның иң борчыган көндәшләренең берсе була.

Бу Татарстанда танылган спорт журналисты Радик Сабиров фикерләре булды. Ул Уфа белән Казан хоккей командасының боз өстендәге көрәшен үзенчә бәяләде:

- “Ак барс” үзенең акрынлап авыр чордан чыгуын раслады. Минемчә, киләчәктә “Салават Юлаев” шундый уен күрсәтсә, аңарга плей-офта бәхет тәтемиячәк. Чөнки аларның тренерлары шундый урта командалар белән генә эш итте. Шунлыктан мин аның тәҗрибәсе байдыр, күптер дип уйламыйм.

Спорт сөюче егет, бу юлы әлеге уенны телевизор аша гына караган Фәнил Вакказов сөйли:

- Беренче әйләнештә безнекеләр башкортстанлыларга җиңелгән иделәр. Бу “Ак барс” өчен хатаны төзәтү булды. Тренер Биләлетдинов авыр чордан чыгабыз, дип әйткән иде бит һәм ул үз сүзендә торды.

Фәнил Уфалыларның алдынгы максатларын болайрак бәяли.

- Уфалар өчен бер генә максат - бары тик чемпион булу!

“Салават Юлаев”лар белән соңгы уенда “Ак барс” ягыннан алкаларны кертергә кемнәр зур өлеш керткән икән соң?

- Бу уенда беренче звено белән икенчесе аерылып торды. Беренчеләр ике алка, икенче - икене һәм бер алканы өченче звено вәкилләре капкага кертте, - ди Радик Сабиров.

Спорт белгечләре “Ак барс” командасы сакчыларының һәм яшь уенчыларының авыр уйнауларын, көрәш мәйданында үзләрен ышанычсыз тотуларын әйттеләр. Уенчыларның кайберләре алкоһоль, әфьюн белән дуслашып алулары да ишетелде.

“Ак барс” һәм “Салават Юлаев” җанатарларына килгәндә, аларны хокук сакчылары күз уңыннан җибәрми. Уфаларның берничә егетен милиция боз сараена кертмичә дә тора. Чөнки кайбер минутларда ике як җанатарлары әтәчләр кебек чәкешеп алыр дәрәҗәгә җитеп алалар. Ничек кенә булса да, әлеге уен тамашачыларга ошый.

- Телевизордан карап утыру белән боз сараеның икенче рәтендә утыру зур аерма икән. Без уенчыларның йөзләрен тере килеш күрдек. Кызык, андагы шау-шу дулкыны җибәрүләр, җанатарларның активлыгы сокландырды! – ди беренче тапкыр хоккей уенын карап кайткан Ләйсән.

Хоккей белән мавыгу Казанда гына түгел. Башкортстанда да бик популяр икән, әлеге уенга килгән уфалылар фикеренчә, анда хәзер яше-карты боз өстендәге уенга ашкына, команда өчен җан ата. Монда “Башнефть” ширкәтенең “Салават Юлаев”ка түккән акчалары, реклама зур роль уйнады, диләр шул ук Башкортстаннан килүчеләр.
XS
SM
MD
LG