Яңа Думада күпчелекне, билгеле булганча, Бердәм Русия депутатлары алып торачак. Алар барлыгы 315 депутат мандаты яулаган. Моннан тыш, коммунистлардан - 57, ЛДПРдан -40 һәм Гадел Русиядән -38 депутат булачак. Хәзер Үзәк сайлау комиссиясе Русиянең кайсы төбәгеннән ничә депутат теге яки бу фиркә исемлеге нигезендә Думада урын алачагын санарга тиеш. Кандидатлар 5 көн дигәндә үзләренең депутат булырга ризалыгын, я расларга, я кире кагарга тиеш. Инде күп кенә төбәкләрдә Бердәм Русия фиркәсе исемлеге башында торганнар үз мандатларыннан баш тарткан да икән.
Билгеле булганча, Бердәм Русия фиркәсе исемлеген президентлар, губернаторлар һәм шәһәр башлыклары җитәкли. Халык сайлауларда да нәкъ алар исеменә алданып тавыш бирә. Ә баксаң, ул исемлектәге кешеләр һич кенә дә депутат булырга планлаштырмаган да икән. Димәк, Думада исемлекләрдә зур хәрефләр белән язылган - халык көткән кеше түгел, ә бөтенләй башка депутатлар булачак.
Сишәмбедән төбәк башлыклары күпләп депутатлык мандатыннан баш тарта башлады да. Мондый хәл нигездә канун тарафыннан рөхсәт ителә. Әмма Үзәк Сайлау комиссиясенең элекке рәисе Александр Вешняков бу канунны үзгәртергә кирәклеген әйтеп килде. Ул баш тартканнарның урыннарын башка фиркәләргә бирергә кирәк дигән иде. Әмма бу канун кабул ителмәде.
Президент яки губернатор кәнәфиен, депутат урынына алмаштырырга теләүчеләр әле күренми. Беренчеләрдән булып депутатлыктан Питербур губернаторы Валентина Матвиенко, Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Шанцев, Новосибирски губернаторы Виктор Толоконский баш тарткан. Башка күп кенә губернаторлар һәм шәһәр башлыклары да инде үз эшендә калачакларын белдергәннәр.
Татарстанга килгәндә, Бердәм Русия фиркәсенең җирле бүлегендә әле рәсми рәвештә нәтиҗәләр юклыгын әйттеләр. Шуңа да карамастан, республика президенты Минтимер Шаймиев һәм парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин депутат мандатыннан баш тартачак дип ишәрәләделәр. Калганнар арасында әле баш тартучылар юк. Татарстанга Русия Думасына 13-14 урын бирелер дип көтелә. Билгеле булганча, Татарстанның Бердәм Русия исемлегендә барлыгы 18 кеше бар иде. Шәймиев белән Мөхәммәтшин баш тартса, исемлек нигезендә тагын 2 кеше керә. Алар Эшмәкәрлек үсеше агентлыгы директоры Гөлнара Сергеева һәм элеккеге социаль яклау министры Клавдия Новикова, дип белдерделәр Бердәм Русинең Татарстан бүлегендә.
Билгеле булганча, сайлауларда кайсы төбәк күбрәк тавыш җыя – депутат мандатлары да шуңа карап бирелә. Быел кайбер төбәкләрдә депутат буласы кешеләргә хәтта кытлык туган. Мисал өчен, Башкортстанда Бердәм Русия төбәк исемлегендә барлыгы 15 кеше, әлеге фиркә өчен 80 проценттан артык тавыш бирелгәнне исәпкә алганда, алар Думага да 15 кеше юлларга тиеш. Әмма Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның депутат булмаячагын санасаң, җибәреләчәк кандидатлар җитми булып чыга. Мондый хәл Свердлауда да күзәтелә.
Сәясәт белгече Александр Кынев Ведомости газетасына санап чыгарганча, Бердәм Русия фиркәсе исемлегеннән барлыгы 118 кандидат депутат мандатыннан баш тартачак. Узган 2003нче елгы сайлауларда бу сан - 31 кеше булган. Ул чакта исемлек башында торган Мәскәү мэры Юрий Лужков, Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу һәм Татарстан президенты Минтимер Шәймиев депутат мандатыннан баш тарткан иде.
Татарстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар (Бердәм Русия исемлегеннән)
Ринат Гобәйдуллин
Айрат Хәйруллин
Илдар Гыйльметдинов
Алинә Кабаева
Фатыйх Сибгатуллин
Александр Козловский
Ирек Богуславсий
Фоат Комаров
Марат Заһидуллов
Виктория Черкесова
Хафиз Салихов
Гөлнара Сергеева (ихтимал)
Клавдия Новикова (ихтимал)
Башкортстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар (Бердәм Русия исемлегеннән)
Павел Крашенинников
Спартак Әхмәтов
Энгельс Көлмөхәммәтов
Андрей Назаров
Рамиль Искужин
Александр Фурман
Эрнст Исаев
Салия Мурзабаева
Алексей Сабадаш
Марсель Йосыпов
Илдар Гималетдинов
Ринат Сәгыйтов
Мурат Киекбаев
Иршат Фәхритдинов
Сишәмбе көнне Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайлауда җиңгән фиркәләр арасында депутат урыннарын бүлде.