Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башкортстан” гәзитен хөрмәтләделәр


Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда 5 декабрь көнне “Ак тирмә” башкорт милли үзәгенең зур чарасы булып үтте.


Анда башкорт телендә чыгучы “Башкортстан” газетасын 90 еллык юбилее белән котладылар. Әлеге кичәгә башка рәсми гәзитләр вәкилләрен дә чакырдылар. Бәйрәм барышында аларга киләсе елга язылу да оештырылды.

Шулай да иң төп игътибар, әлбәттә инде юбилярга – “Башкортстан” гәзитенә булды. Кичәдә республиканың төп басмасы саналган гәзитнең баш мөхәррире дә, башка журналистлар да чыгыш ясады. Шулай ук сәхнәгә менеп, танылган башкорт галимнәре дә, башкорт милли оешмалары вәкилләре дә сүз алды һәм гәзит коллективына, нигездә, рәхмәт кенә яудырды. Шулай да гәзиткә эчтәлеген яхшырту кирәклеген әйтүчеләр дә булды. Андыйлар фикеренчә, “Башкортстан” гәзите артык рәсмиләшеп китә. Анда укымлы әйберләр аз, шуңа күрә дә, аны алдырып укучылар да елдан-ел кими. Моңа каршы чыгыш ясап, журналистлар белән аралашуда, гәзитнең баш мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаев “без дәүләт гәзите, шуңа күрә аның кушканнарын да язарга тиешбез” дип кырт кисте.

Бу гәзитнең юбилеен, алдарак әйткәнебезчә, Уфадагы “Ак тирмә” башкорт милли үзәге оештырды. Аның җитәкчесе Ләлә Биишева сүзләренчә, “Башкортстан” гәзитен аларның гаиләсе гел алдырып килгән. “40 ел буена әтием аның күп саннарын җыя барды”, - ди ул. Ләлә Биишева фикеренчә, элек гәзиттә тәнкыйть мәкаләләре күп була торган иде. Андый язмалар хаталарны төзәтергә ярдәм итә, кешеләргә төзәлергә булыша. Менә шундый тәнкыйть мәсьәләләрен күтәрү кирәк ди ул.

Шулай итеп “Ак тирмә” оештырган кичәдә “Башкортстан”гәзите укучылары белән күзгә-күз аралашу да, гәзитләргә язылу да оештырылды. Ел азагына аз гына вакыт калып бара. Һәр басма киләсе елга үзенә язылучылар санын арттыру өчен төрлечә җаен табарга тырыша. Әмма, соңгы мәгълүматларга күрә, алдагы елга вакытлы матбугатка язылу бик сүлпән бара һәм узган елгы белән чагыштырганда шактый кимрәк саннар бәян ителә.
XS
SM
MD
LG