Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмулла көннәре ел да үтәчәк


Башкортстанда күренекле шагыйр һәм мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмуллага багышланган мәдәни чаралар башланып китте.


Ул хәзер ел саен декабрь аенда бернигә карамый үткәреләчәк. Шул хакта былтыр Акмулланың 175 еллык юбилеен билгеләгәндә, республика президенты Мортаза Рәхимов фәрман чыгарган иде.

Әлеге көннәрне үткәрү мәшәкатьләренең авыр башы хәзер Башкортстан дәүләт педагогия университеты җилкәсенә төшә. Чөнки былтыр яз нәкъ менә шушы югары уку йортына Мифтахетдин Акмулла исеме бирелгән иде. Быелгы мәдәни чаралар да анда башланып китте. Иң тәүдә анда бу атна башында Акмулла музеенда яңа күргәзмә ачылды. Ә 10 декабрьдә педагогия университетында “Акмулла нәсыйхәтләре” дигән кичә үтәчәк, талипларга Акмулла исемендәге стипендияләр тапшырылачак. Акмуллага багышланган чаралар турында университет проректоры Рәйсә Хәйруллина менә ниләр сөйләде.

“Чаралар Уфада да, Миякәдә дә үтәчәк. Төрле күргәзмәләр, кичәләр мәктәпләрдә, югары уку йортларында үтә. Миякәдәге гыйльми-гамәли конференциядә төрле төбәкләрдән, хәтта Казакъстаннан да галимнәр катнашачак”, - диде Р. Хәйруллина.

Мифтахетдин Акмулла көннәре кысаларында башка чаралар 13-15 декабрь көннәрендә танылган шагыйрьнең туган ягы – Миякә районында дәвам итәчәк. Анда Башкортстаннан гына түгел, ә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән дә кунаклар чакырылып, фәнни-гамәли конференция оештырырга булдылар.

Башкорт галимнәре Акмулла турында сөйләгәндә аның саф башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе булуын гына тәкърарлый. Татар, казакъ һәм башка милләтләргә зур йогынты ясаган башкорт мәгърифәтчесе дип бәялиләр аны. Шушы бәяләмәне аклау өчен Башкортстанда Акмулла истәлеген мәңгеләштерү өчен икеләтә-өчләтә көч салына.
XS
SM
MD
LG