Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада 19 яшьлек егет 8 кешене атып үтергән


Омаһа – Кушма Штатларның Небраска штатында урнашкан бу шәһәрдә 19 яшьлек бер егет, кибеттә ут ачып, 8 кешене атып үтергән, аннары үзенә аткан. 5 кеше яраланган, 2-се авыр хәлдә диелә.

19 яшьлек Роберт Һаукинс наркотиклар кулланучы булган, күптән түгел МакДональдстагы эшеннән куылып, кыз иптәше белән аерылган булган. Өендә язып калдырган язуында ул туганнарыннан гафу үтенгән һәм "хәзер мин мәшһүр булачакмын", дип өстәгән.
XS
SM
MD
LG