Accessibility links

Казан корылтаена Башкортстаннан ике вәкиллек барамы?


Ринат Закиров, Фәрит Уразаев, Мәҗит Хуҗин (сулдан уңга)
Ринат Закиров, Фәрит Уразаев, Мәҗит Хуҗин (сулдан уңга)

Башкортстан җитәкчелеге 6 декабрьдә Уфада татар җәмәгатьчелеген җыеп ашыгыч конференция үткәрде.


Анда Бөтендөнья Татар конгрессының киләсе атнада Казанда үтәчәк корылтаена вәкилләре сайланды. Казан ягы тәкъдим иткәнчә, ул корылтайга 60 кеше сайланды. Әлеге конференциядә Казаннан Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Фәрит Уразаев та катнашты.

Әлеге конференциянең бер караганда әлләни аптырарлык җире дә булмас иде. Ләкин бу беренче карашка гына. Вәзгыятьне алдан белгән кешегә әлеге хәл гаҗәпкә калдырырлык. Ни өчен дигәндә, анда Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары катнаштырылмады.

БР Татар конгрессы, Казанга сәфәр алдыннан, үзенең корылтаен 8 декабрьдә үткәрергә әзерләнгән иде. Анда узган еллардагы эшчәнлеккә хисап тоту һәм яңа Башкарма комитет әгъзаларын сайлау каралды. Шул ук вакытта Казандагы Бөтендөнья Татар корылтаена делегатлар да сайланырга тиеш иде. Казаннан әйтелгән квота буенча, 60 кешене сайларга әзерләнделәр. 8 декабрьдәге корылтайга республика районнарында да, Уфа районнарында да конференцияләрдә делегатлар сайланды.

Ләкин хәлләр һич уйламаган, көтелмәгән борылыш алды. Республика җитәкчелеге Казандагы корылтайга вәкилләр сайлауны үз кулына алырга карар иткән булып чыкты. Казаннан Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Закировның да атнакич көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында узган конференциядә катнашуы Башкортстан Татар конгрессы җитәкчелеген тирән аптырашка салды. Чөнки хәтта аларны да хакимиятләр оештырган җыенга кертмәделәр. Махсус чакыруы булмаган журналистлар да керә алмады ул җыенга.

Районнардан автобусларга төяп китерелгән 200гә якын делегат Казан корылтаена 60 делегат сайлап өйләренә таралышты. Ринат Закиров та, җыен бетү белән, Башкортстан дәүләт телевидениесе журналистларына кыска гына әңгәмә биреп, шулай ук Казанга җилдерде. Корылтайга лаеклы татарлар сайланган, диде Ринат Закиров.

Уфадагы җыеннан соң Ринат Закиров шунда ук Казанга кайтып китте. Ә шул җыенга керә алмаган БР Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчеләре аның белән очрашып әлеге буталчык хәлгә ачыклык кертергә теләгән иде.

Шушы хәлдә киләсе адымнарны билгеләү өчен, БР Татар конгрессы корылтаен оештыру комитеты әгъзалары җомга көнне Уфада махсус киңәшмә үткәреп алды. Аны оештыру комитеты рәисе, профессор Мәҗит Хуҗин алып барды. “6 декабрьдә үткән конференциягә дә карамыйча, без үзебезнең 8 декабрьгә тәгаенләнгән корылтаебызны үткәрәчәкбез, - ди Мәҗит әфәнде. – Чөнки анда без элекке эшләргә йомгак ясарга, яңа Башкарма комитет сайларга тиешбез. Әлбәттә инде, Казандагы корылтайга үзебезнең вәкилләрне дә сайлыйбыз”.

“Азатлык” хәбәрчесенең инде рәсми хакимиятләр тарафыннан Казанга 60 делегат сайланган бит инде, сез тагын ничә вәкил сайларга ниятлисез дигән соравына Мәҗит Хуҗин “45 кеше сайлыйбыз”, дип җаваплады. Бактың исә, атнакич хакимиятләр сайлаган делегатларның 15ен БР Татар конгрессы да сайларга җыенган булган икән.

Шулай итеп шимбә көнне Уфада БР Татар конгрессы корылтае да үтәчәк һәм анда да Казан корылтаена делегатлар сайланачак. Әлеге корылтайны, алдан ук билгеләнгәнчә, Уфа “Нур” татар театрында үткәрергә ниятлиләр. Ләкин корылтайны оештыручылар үзләре дә шимбә көнне бу бинаның үзләре карамагына биреләчәгенә шик белдерә. Бу очракта да хакимиятләр таяк тыгарга мөмкин, ди алар. Шуңа күрә дә шушы җыенны үткәрү өчен башка бинаны да белешеп куйганнар.
XS
SM
MD
LG