Accessibility links

Самарда милли һәм дини җитәкчеләр уртак Шура оештырды


Декабрьнең 4-дә Самарда милли хәрәкәт лидерлары, дин әһелләре, эшкуарлар җыелып, татар попечительләр Шурасын оештырдылар.


Шурага унбер кеше сайланды. Алар түбәндәгеләр:
1. Өлкә мөфтие Вагыйз Яруллин;
2. “Тәррәкыять” исемле ремонт – төзелеш фирмасының генераль директоры Вазых Мөхәммәтшин;
3. Самар шәһәренең милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе Җәмил Вәлиуллин;
4. Самар Җәмигъ мәсҗеденең Баш имамы Иршат Сафин;
5. “Татарстан” сәүдә йортының генераль директоры Фәхретдин Канюкаев;
6. “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте директоры , “Азатлык” радиосы журналисты Шамил Баһаутдин;
7. Самар Җәмигъ мәсҗеденең рәисе Фәрит Әюпов;
8. Профессор Илдар Шакуров;
9. Эшкуар Хәмит Әюпов;
10. Эшкуар Миннәхмәт Халиуллов;
11. Эшкуар Рифкат Хуҗин.
Попечительләр Шурасының рәисе итеп Вазых Мөхәммәтшин сайланды, урынбасарлары итеп Җәмил Вәлиуллин һәм Фәхретдин Канюкаев. Шул көннән башлап, Самар татарларының иҗтимагый тормышындагы барлык мөһим адымнар шул Шура утырышларында расланачак. Шура карарын һәр иҗтимагый оешма катгый үтәргә тиеш.
Беренче утырышта ук мөфтияткә юрист һәм төзүче – инженер алырга карар чыгардылар. Самар өлкәсендә 86мәсҗед, һәм һәр бинага паспортизация ясарга кирәк, төзүче-инженер һәр гыйбадәтханәгә “диагноз” куярга тиеш. Шуның нәтиҗәсендәпроект-смета төзергә бурычлы. Бу мәшәкать мәсҗедләребезне сипләүдә кирәкле акчаны исәпкә алачак, инженер-төзүче ремонт-реконструкция эшләрен үз билкәсенә алачак.
Мөфтиятнең Баш идарәчесе итеп Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин куелды. Мөфтияттә бурычлар, вазыйфалар конкретлашты, хуҗалык эшләре белән дөньяви белгечләр җитәкчелек итәчәк, ә руханиләребез үзләренең төп бурычлары – вәгазь, тәрбия белән шөгельләнәчәкләр.
Попечительләр Советының төп максаты булып – милли һәм дини тармаклардагы көчләрне туплап, бер юнәлештә эш алып барырга, булган бердәмлекне какшатмаска. Попечительләр Шурасы үзенең утырышларын һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә уздырачак.
XS
SM
MD
LG