Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миграция хезмәткәре ришвәтчелектә гаепләнә


Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы Ирек Иткулов коррупциядә гаепләнә.


Генераль прокуратураның тикшерү идарәсе Башкортстанның миграция хезмәтендә тикшерү башлаган иде. Мәскәү тикшерүчеләре тентү вакытында миграция хезмәте башы Ирек Иткулов сейфыннан миллионнарча Русия һәм чит ил акчалары тапкан. Тикшерүнең беренче нәтиҗәләренә караганда, миграция хезмәте чит ил ватандашларыннан ришвәт алган.
XS
SM
MD
LG