Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли җанлы эшмәкәр казна акчасына кораб сатып алуда гаепләнә


Эшкуар Заһир Исрафиловның кәрәзле телефоны бүген көнозын җавапсыз. Аның кызы белән сөйләшкән вакытта ул чак кына еламый, моны болай аңлатты:
"Тикшерү органнарының гаепләүләре белән без берничек тә килешмибез. Алар бу вакыйгада дөреслекне эзләү белән шөгылләнми, тизрәк эшне ябып, кемгәдер гаеп тагырга уйлый. Кемнеңдер югарырак урыннарга утырасы килә, һәрберсе үз ягын карый. Иң гаепсез кешегә гаеп тактылар да, иң җиңел юлны сайладылар. Без бу гаепләүләр белән килешмибез, ахырга хәтлек барачакбыз. Билгеле, кече эшмәкәрлек белән шогылләнүче кешедә моның хәтлек акча була алмый. Бу турыда адвокат та әйтте инде. Бу эштә катнашканнарның фамилияләре билгеле, газеталарда да күп басылды. Алар арасында Камил Исхаков исеме бар, һәм башкалар. Заһир Исрафилов монда кирәксез вакытта кирәкмәгән җирдә булган кеше кебек калды."

Шулай ук аның белән сөйләшкәндә Заһир әфәнденең бүгенге көндә сак астында булуы аңлашылды. Тикшерүләрдә күрсәтелгәнчә исә, бу эшкуарны 1000 еллык вакытында төзелешкә китергә тиешле акчаларга “елга-диңгез” классындагы көймә алуда гаеплиләр. Питербурның 300 еллыгына зур түрәләр нәкъ менә бу легендар көймәгә утырып килгәннәр. 2003 елда Әстерханнан Тәһранга хәтлек сузылган “Бөек Идел Юлы” халыкара конференция-экспедициясе дә шушы көймәдә узды. Ул вакытта бу чараның төп оештыручысы - Казанның элекке башлыгы Камил Исхаков булды.

Шушы елда ук бу көймәдә президент Владимир Путин җитәкчелегендә Русия Дәүләт Шурасы утырышы да узды. Биредә “21 гасырда Русия суы” мәсьәләсе тикшерелгән иде. Кыскасы бу көймә легендар, анда Русия, Татарстан президенты да, илнең күп кенә губарнаторлары да булган. Хикмәт шунда ки, Татарстанның байлыгы саналган, бу көймә дәүләттән урланган акчаларга алынган булып чыга хәзер. Матбугат очрашуында Татарстанның икътисадый җинаять эшләренә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов бу турыда болай диде:

"Меңеллык алдыннан күп кенә килешүләр төзелде. “Файда” ширкәте Казан хакимияте белән бизнес–үзәк төзергә дигән килешүгә килгән. “Файда” хисабына якынча 400 миллион сум күчерелә. Бу акчалар үз вакытында “Файда” ширкәте тарафыннан башка фиркаләргә күчерелгән. Нәтиҗәдә бизнес үзәк төзелмәгән, акчалар кая - билгесез. Бу ширкәт җитәкчесенә карата җинаять эше кузгалтылган. Әлегә эш тикшерелә."

Заһир Исрафилов нәкъ менә шул ширкәтне җитәкләгән дә. Хәзер тикшерүләр күрсәткәнчә, 2002-2004 елларда Камил Исхаков эшкуарлыкка ярдәм итү шәһәр фондына Казанның 1000 еллыгына әзерлек уңаеннан федераль бюджеттан 403 миллион 900 мең күчергән була. Шулай ук биредә Заһир Исрафиловның бу акчаларның күп өлешен Мәскәү ширкәтләренә, төзелеш материалларына алырга дип күчерүе әйтелә. Бу ширкәтләренең чынлыкта булмаулары һәм аларның кагәздә генә булулары турыда да әйтелә тикшерү эшләрендә. Чынлыкта исә Исрафилов бу акчаларны чит ил банкларына күчереп иппотека кредиты буенча “Cezanne” су көймәсен алган. Соңрак Русия транспорт министрлыгы рөхсәте буенча бу көймәгә Казан исеме кушыла.
Бүгенге көндә Татарстанның икътисадый җинаять эшләренә каршы көрәш идарәсе тикшерү эшләрен Татарстан эчке эшләренең үзәк тикшерү идарәсенә җибәргән. 2007 ел җәендә чит илдән ял иткән вакытта Исрафилов әфәндегә карата җинаять эше кузгалтыла, ә көз көне ул кулга алына.“Казан” су көймәсе исә бүгенге көндә чит илдә һәм аны Русиягә кайтару авыррак булачак чөки ул, чит ил банкыннан бурыч исәбенә алынган.

Милли чараларга ярдәме белән танылган Заһир Исрафилов гаиләсе, аның гаебе юк, ул фәкать сәяси уен корбаны булды, дип килә.
XS
SM
MD
LG