Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яшьләр берләшә


Мәскәүдә яшьләр берләшә
Мәскәүдә яшьләр берләшә

Мәскәү югары уку йортларында барлыкка килгән «Кәрдәшлек», «Якташ» һәм «Аргамак» исемле яшь татар эшкуарлар Клубы турында хәбәрләр бар иде инде.


Мәскәү өлкәсендә дә ике елга якын татар яшьләре берләшмәсе эшләп килә. Хәзер инде Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар яшьләре берләшүгә омтыла башлады. 9 декәбердә әйтеп үтелгән барлык оешма вәкилләре Татар мәдәни үзәгендә җыелышып, алга таба да хәрәкәттә булачак «Асадулла» дип аталган татар яшьләре форумын оештырды. Бу форумда алар татар яшьләренең махсус комитеты төзелгәнен белдерделәр. Һәм эшләнгән эшләре хакында тулы хисап биреп, алдагы эш планнары белән дә таныштырдылар. Бу очрашуда шулай ук «Сафа» дип аталган хәләл ризыклар җитештерү ширкәте җитәкчесе Рафаэл Насыров, «Татарлар. ру» интернет сәхифәсен оештыручы Тимур Сөләймәнов, «Якташлар»дан Рөстәм Әгъләмов, «Аргамак» клубы җитәкчесе Эльвир Махуров һәм башкалар чыгышы ясады.

Яшләр форумының һәр юнәлеше өчен җаваплы булган кешеләре дә билгеләнгән. Биредә эшкуарлык, спорт юнәлешләреннән башка рухи һәм милли тәрбия, мәдәният, хаттә сәяси юнәлеш программалары да бар. Яшьләр форумының җитәкчесе итеп Равил Сафиуллин билгеләнгән.
Форумда чыгыш ясаган милли мәдәни мөхтәрият рәисе Рәсим Акчурин яшләргә: « Бу йорт сезнеке, бу татар үзәге гөрләп торырга тиеш, нәрсә эшләргә теләсәгез дә шуны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез», диде. Очрашуда шулай ук бу форумны барлыкка китерүдә күп көч куйган Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мөхтәрият рәисе Фәрит Могтасаров та чыгыш ясады.
«Якташ», «Аргамак», «Кардәшлек» оешмалары компьютер ярдәмендә эшләнгән эшләрен һәм эш планнарын экранда күрсәтү мөмкинлекләреннән дә файдаландылар. Яшьләр үз көчләре белән әзерләнгән концерт программасы да күрсәттеләр, очрашуга килүчеләр белән берлектә дискотека да уздырдылар.

«Кардәшлек» оешмасы Мәскәүдә инде байтактан эшли. Баштарак алар эшчәнлекләрен үз институтлары эчендә генә алып барып, берләшүгә бик омтылмый кебек иделәр. Күрәсең яңа оешмалар барлыкка килү яшьләрнең гомүм эшләренә дә үзенчә үзгәрешләр кертә башлаган. Кардәшлек оешмасы җитәкчесе Ленар Рахманов Мәскәү яшьләре исеменнән татар конгрессына делегат булып сайланган һәм анда чыгышы ясарга да әзерләнә. Без аңар берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек. Безне татар яшьләре форумының исеме кызызксындырды. ни өчен асадулла дип атадыгыз яшләр оешмасын дигәнгә, Ленар Рахманов: «Асадулла – Алланың арсланы дигәнне аңлата икән. Яшьләр оешмасы өчен без ул исемне бик кулай дип санадык. Шуның өстенә безнең чаралар татар мәдәни үзәгендә, ягъни Асадуллаев йортында узачак», диде.

Яшләр форумында очраклы рәвештә генә Казан галимнәре Альберт Борһанов һәм Рәшит Гәлләмов катнашты. Гуманитар университеты профессоры Альберт Борһанов, Мәскәүнең татар мәдәни үзәге турында күп тапкырлар ишеткән булса да, килүе беренче тапкыр гына икән. «Форумны бик ошаттым, диде ул. Яшьләрнең берләшүе яхшы күренеш. Тик сөйләшүләрнең рус телендә баруы гына бераз күңелне сагайта. Татарчаны онытмасыннар иде», - диде Альберт Борһанов.

Шулай итеп Мәскәүдә татар яшьләренең «Асадулла» дип аталган форумы оешты. Форумда берничә чыгышны санамаганда чыгышлар рус телендә барды. Ә инде яшьләр оешмасының рухи юнәлеше турында чыгыш ясаган, Мәдинә туташ, форумда катнашучыларны дини белемнәрен арттыру йөзеннән Катар, Яңа Зеландия кебек илләрнең уку йортларында белем алырга өндәде. Лилиана Харитонованың Татар телен өйрәнү кирәклеге турындагы татарча чыгышы күпләргә аңлашылмады шикелле.
XS
SM
MD
LG