Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенкога бер тавыш җитмәде


КИЕВ - Украина Югары Радасы бүген Юлия Тимошенконың икенче мәртәбә премьер-министр вазыйфасында раслау өчен тавыш бирде, әмма раслану өчен аңа 1 тавыш җитмәде. Тимошенконы 450 депутатның 225 хуплады. Аның тарафдарлары техник сәбәпләр аркасында бер кешенең тавыш бирә алмавына зарланды. Парламент рәисе Арсений Яценюк тагын бер тапкыр тавыш бирергә чакырды.

Өч ел элек Тимошенконы премьер-министр урыныннан президент Виктор Ющенко алган иде. Ул вакытта "Әфлисүн инкыйлабы" тарафдарлары арасында таркалыш чыкты. Хәзер алар яңадан берләште, Ющенко һәм Тимошенконың партияләре сентябрь сайлауларында парламентта күпчелекне алды.
XS
SM
MD
LG