Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Путинны премьер итмәкче


Кем монда президент?
Кем монда президент?

Дүшәмбедә Путин тарафыннан киләсе президентлыкка нәмзәт буларак хупланган Медведев икенче көнгә үк Путинның үзен киләсе премьер итеп күрергә теләвен белдерде.


Русия президенты Путин үзенең варисы итеп игълан иткән вице-премьер Дмитрий Медведев сишәмбе көнне телевидениеда мөрәҗәгать белән чыкты. Һәм Путинны хөкүмәт башлыгы итеп күрергә теләвен белдерде. Медведев үз мөрәҗәгатендә Путин алып барган сәясәт илне алга җибәрде һәм бу юнәлешне дәвам иттерү кирәк диде.

“Хәзерге идеологияне хуплаган яңа президентны сайлау гына аз, тупланган команданың эшен шулай югары дәрәҗәдә дәвам иттерүе зарур. һәм ил үсеше өчен башкарма хакимияттә - хөкүмәт башлыгы вазыйфасында Владимир Путинның булуы мөһим”, -диде Дмитрий Медведев.

Күптән түгел Бердәм Русия фиркәсенең корылтаенда Путин үзенең премьер-министр булу ихтималын инкаръ итмәгән иде. Әмма моның өчен берничә шартның үтәлүе кирәк дип белдерде ул чакта, Путин. Ягъни Дума сайлауларында Бердәм Русия фиркәсе җиңсә, һәм киләчәктә президентлыкка үрнәк варис табылса ул премер булырга ризалыгын белдерәчәген әйткән иде. Хәзер инде бу ике шарт та үтәлде дип әйтергә була.

1999 елда Путин Хөкүмәт башлыгы булып эшләп алган иде инде. Нәкъ Путин премьер булган елларны Русиядә берничә зур терракт булды, аерым алганда Мәскәүдә һәм Волгодонскида йортлар шартлатылды, Чечняда сугышның икенче компаниясе башланды. Путин ул чакта бик аз вкакыт – бары ярты ел тирәсе генә хөкүмәтне җитәкләде. Һәм шуннан 31 декабрьдә президент вазыйфаларын башкаручы итеп игълан ителде. Хәзерге очракта да бу кабатланырга мөмкин. Әгәр Медведев президентлыктан китсә, аның урынына автоматик рәвештә Путин кала дигән сүз. Бу очракта хөкүмәтнең көче артачак, президент хакимиятенең дәрәҗәсе түбәнрәк булачак. Социология белгече Ольга Крыштановская исә ,Русиядә сәяси система бөтенләй үзгәрергә мөмкин дип белдерә

“Бу техник президент кына булачак. Ә чынлыкта хәзерге команда идарә итәчәк. Президент никадәр көчсезрәк булса, Путинның дәрәҗәсе шул кадәр югарырак булачак”, диде Социология институтының элитаны өйрәнү үзәге җитәкчесе Ольга Крыштановская.

Русия басмаларының күпчелеге сишәмбе көнне Дмитрий Медведев президент була калса да, төп команда шул ук калачак дип язып чыкты. Чөнки күптән түгел билгеләнгән яңа министрларның күпләрен нәкъ Медведев үзе тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG