Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шәфкатьлелек түгәрәге” узды


Уфада мөселман хатын-кызларының шәфкатьлелек оешмасына 100 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл узды.


Анда татар-башкорт хатын-кызлары оешмалары вәкилләре, галимнәр һәм руханилар катнашты. Мәгълүм булуынча, 1907нче елда Уфада мөселман хатын-кызлары шәфкатьлелек фонды оештырган булган. Алар караусыз өлкән яшьтәгеләргә, балаларга ярдәм иткән. Ач һәм ярлыларга тукландыру оештырган. Башкортстан хатын-кызлары берлеге башы, республика парламенты депутаты Гүзәл Ситдикова бүгенге көндә дә хатын-кыз эшкуарларның мәрхәмәтле гамәлләре турында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG