Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәзаирдә БМОның 11 хезмәткәре һәлак булды


ҖӘЗАИР (Алжир) - БМО хәбәр итүенчә, кичә Җәзаир башкаласында булган шартлауларда оешманың кимендә 11 хезмәткәре һәлак булган. Барлыгы үлгән кешеләр саны төгәл билгеле түгел. Рәсмиләр, 30лап кеше һәлак булды дип хәбәр итә, шахитләр исә бу сан күпкә югарырак, ди. БМО шартлауларны кискен тәңкыйтьләп чыкты. Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә Әл-Каидәнең Төньяк Африкадагы бүлекчәсе алды.
XS
SM
MD
LG