Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель премиясе лауреаты Чеслав Милош вафат булды


Кракова шәһәрендә 93 яшендә поляк шагыйре, Нобель премиясе лауреаты Чеслав Милош вафат булды. Милош үз иҗатында 20 гасырда Көнчыгыш Европада яшәгән халыкларның трагедиясенә зур ихтибар бирде. Польша коммунистлар режимына каршы булган шагыйрь 30 елга якын Көнбатышта әмиграциядә яшәде. Туган иленә бары тик 80 нче елларның ахырында гына кайтты. Милошка Нобель премиясе 1980 нче елда бирелде.
XS
SM
MD
LG