Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның көнбатышында бәрелешләр бара


Әфганстанның көнбатышындагы Херат провинциясендә губернатор Исамил Хан хәм җирле хәрби башлык Әмәнулла Хан көчләре арасында бәрелешләр бара. Һәләкъ булучылар турында хәбәрләр бар. Әфганстан саклану министрлыгы вәкиле болай дип белдерде: “Херад провинциясе җитәкчелеге хәбәренчә, сугыш күрше Гор провинциясе губернаторы коткысы аркасында килеп чыккан. Ул гаепләүне кире кага һәм хәлне Хератта яшәүчеләрнең баш күтәрүе дип дәлилли. Безнең вәкилләр Хератта булмыйча, әлегә анык кына бер ни дә әйтә алмыйбыз”.
XS
SM
MD
LG