Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” - 49(2007)


Узган атна сәяси яңалыкларга бай булды. Аларның иң яктылары, Путинның президентлыкка Медведев нәмзәтен хуплау, Медведевнең үз чиратында Путинга Русия премьер - министры булырга тәкъдим итүе. Бу темалар “Безнең гәҗит” битләрендә дә урын алган. Мөхәррир битендә урын алган “Патриотизм... ялган, хакыйкать...” язмасында Илфат Фәйзрәхманов ватанпәрвәрлек мәсьәләсен күтәрә, алдагы сайлауларда ватанпәрвәрлек тәрбиясе өчен яңа вакыйга табылырмы ди. Язмадан берничә өзек.
“Чит илләрдә Дәүләт гимнын һәркем белән, дәүләт әләмнәрен таптап көлмиләр... Ә бездә ник башкача? Хәтта, хәтерләсәгез В.Путин да, Русия гимны уйнаганда сагыз чәйнәп, көлешеп торган спортчыларга төртеп күрсәтеп, русия Олимпия коммитетына бармак янаган иде”.“Дүләт Думасына сайлауларда 90 еллар белән куркыттылар. Шуңамы мин беренче чиратта, Медведевнең биографиясен эзләп таптым.” Бу язмада автор шулай ук Швейцария диспечерын үтергән Виталий Калоев вакыйгасын искә ала.
“Сайлау шаукымы” битендә “Кем президентырак” язмасында Кәрим Камал узган атна ахырында таралган яңалык, Русия белән Белорусиянең берләшү мөмкинлеге турында яза. Язмадан өзек. Җомга Русия мәгълүмат чаралары Путинга яңа урын тапты – “Эхо Москвы” радиосы хәбәренә караганда, киләсе атнада Русия президенты рәсми сәфәр белән Белорусиягә барып, анда Русия белән Белорусияне берләшкән дәүләт Конституция Актын имзаллыячак, шуннан соң ул әлеге яңа дәүләтнең президенты булачак”, диелә “Кем президентырак” язмасында.Шул ук бу биттә, “Александр Сергеев ЛДПРдан китте”, “Путиннан юлбашчы ясап булармы?”, “Мөхәммәтшин Думага бармый” дигән язмаларны да күрергә була.
Бу атнада татар дөньясында иң зур бәйрәм чараларыннан саналган, Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае узуы сәбәпле, “Безнең Гәҗитнең” 5 битендә “Татар конгрессында ни әйтер идегез” дигән түгәрәк өстәл сөйләшүен укый аласыз. Биредә бу мәсьәлә турында журналистлар Дамир Гыйсметдин, Римзил Вәли, Амил Нур, Рәшит Минһаҗ фикер алышкан.
“Илдә ниләр бар” сәхифәсендә “Раил фаҗигасе төгәлләнмәгән” язмасында автор Армиядә хәлак булган Чистай егете Раилнең үлүендә гаеплеләргә карата мәхкәмә эше дәвам итүе турында әйтә.
Газетаның “Кунак бүлмәсе” сәхифәсендә төп игътибар “Барс медиа” + “Яңа гасыр” = мәнфәгатьле никах” язмасы алып тора. Биредә бу ике ширкәт җитәкчеләре, тиздән булачак “Татар җыры” фестивале турында журналистлар сорауларына җавап биргәннәр.
Шулай ук бу биттә ““Азатлык” пәрәвездә яңа күлмәк кигән” дигән язма да урнашкан. Әгәрдә сез татар интернеты белән кызыксынасыз икән, бу яңартылган сәхифә белән таныша алсыз.
XS
SM
MD
LG