Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге реформалар турында килеште


ЛИССАБОН - Португалия башкаласында очрашкан Европа Берлеге илләре җитәкчеләре Реформалар турындагы килешүгә кул куйды. Бу килешү 2 ел элек Франция һәм Голландиядә кире кагылган Европа конституциясе урынына кабул ителде.

Яңа реформалар берлек президентының мөддәтен озайта, тышкы сәясәт башлыгына киңерәк вәкәләтләр бирә. Шулай ук ил парламентларының тәэсир итү көче артачак. Тарихта беренче мәртәбә килешү берлектән чыгарга теләгән әгъзалар өчен аннан чыгу мөмкинлеген бирә. Килешү 2009 елда гамәлгә керәчәк.
XS
SM
MD
LG