Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Британ шурасы бүлекләре ябыла


Ике ил арасында белем бирү һәм мәдәни элемтәләрне үстерү оешмасы булган Британ Шурасының, 1 гыйнвардан Русия төбәкләрендәге бүлекләре эшчәнлеге туктатыла. Бу хакта чәршәмбе көнне Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Михаил Камынин белдерде.

Мәскәү Русиянең 15 төбәгендә урнашкан Британ Шурасы бүлекләрен ябуны, әлеге оешманың кануни нигезе юк дип аңлатса, Британия җитәкчелеге моның белән килешми. Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Михаил Камынин белдерүенчә, Британ шурасы бүлекләрнең Русиядә эшләргә бернинди кануный нигезе юк. Имеш аларга салым түләү өлкәсендә дәгъвалар белдерелә, шулай ук Британ Шурасы Вена конвенциясен дә боза икән. Ә менә Британиянең тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд моның дөреслеккә һич туры килмәвен әйтә.

“Без моны канунсыз һәм җитди мәсьәлә булуын аңлыйбыз. 1963нче елгы Вена килешүе бар һәм 94нче елдагы Русия-Британия арасындагы килешү дә бу Шурага бар Русиядә эшләргә мөмкинлек бирә”, - диде Милибанд.

Аның белдерүенчә, моңа кадәр Британ шурасы эшчәнлеген туктату ике илдә генә булган.

“Бу күңелсез күренеш. Моңа кадәр бары ике ил – Бирма һәм Иранда гына мондый хәл күзәтелде. Русиянең бу гамәле аларның артыннан иярүне аңлатмыйдыр дип өметләнәм. Чөнки бу мактанырлык хәл түгел”, - диде Британиянең тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд.

Аның Лондонда әйтелгән белдерүен күәтләп, Русиянең Британ Шурасы җитәкчесе Джеймс Кеннеди да бу оешманың Русиядә эшләргә бөтен хокуклары булуын әйтә.

“Соңгы 3 елда Британ Шурасының хокукый статусы турында Русиянең рәсми җитәкчеләре белән бәхәсләр булды. Ләкин Шураны канунсыз эшли дип гаепләү бу бөтенләй көөтелмәгән яңа нәрсә. Чөнки бу оешма 94нче елны имзаланган Русия белән Британия килешүе нигезендә эшли. Билгеле безнең хезмәткә Русия белән Британия арасындагы мөнәсәбәтләр тәэсир ясый. Әмма нәкъ бу мөнәсәбәтләр киеренке булганда, Британ Шурасының белем бирү, мәдәният өлкәсендә алып барган эшчәнлеге аеруча кирәкле”, - диде Джеймс Кеннеди.

Шуны әйтергә кирәк, Британ Шурасы Русиядә 94нче елда ук эшли башлаган иде һәм ул беренче чиратта Русия төбәкләрендә инлиз телен өйрәтү курслары оештыру, Британия мәдәниятен таныту, ике ил арасында фәнни өлкәдә эшчәнлек алып бару белән шөгыльләнде. Бер ел элек Шурага инглиз теле курсларын ябарга кушылды. Имеш аның өчен Русия лицензиясен алу кирәк икән. Шулай итеп бу Шура бүлекләрендә укыган 1 мең ярым русиялеле инглиз телен өйрәнүдән мәхрүм калды.

Мәскәү-Хельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева да бу Британ Шурасы урта керемле гаиләләрнең балаларына инглиз телен өйрәнүгә мөмкинлек бирә иде ди.

“Бу күңелсез вакытларны искә төшерә - тимер рәшәткә артында утырган чакны. Үз илеңнән тыш, бернәрсәне күрергә дә ишетергә ярамады. Моннан тыш, бу мәсьәләнең әле социаль әһәмияте дә бар. Чөнки хәзерге байлар һәм югарыда утыручы җитәкчеләр күпчелектә балаларын чит илдә укытуны дәрәҗә саный. Беренче урында нәкъ Анлия тора. Ә Британ Шурасы урта хәлле гаиләләрнең балаларына Британиягә барып белем алырга мөмкинлек бирә иде. Һәм моның өчен Русия хөкүмәте бер тиен дә түләми. Хәзер моңа юл ябыла”, - диде хокук яклаучы Людмила Алексеева.

Аның әйтүенчә, белем алуга мөмкинлек булганда һәм ул укытуны оештыручылар булганда, моңа чикләр кую хәтта гаҗәп тә тоела. Британия премьер-министры Гордон Браун да әлеге Шураның Русиядә, шулай ук дөньяның һәр почмагында мөһим эшнең башкаруын әйтте һәм аларның хезмәтен хуплап ярдәм генә итәргә кирәк дип басым ясады. Русия җитәкчелегенең, Британ шурасы бүлекләрен ябарга теләвен, Браун һич акылга сыймаслык гамәл дип атады һәм ул карарны үзгәртергә кирәк дип белдерде.

Таймс газетасы язуынча, Британ Шурасының Русия төбәкләрендәге 15 бүлеген ябуны һәм аны Мәскәүдә генә калдыруын, Бөекбритания, Александр Литвиненконың үтерелүе һәм аннан соң туган ике ил арасындагы каршылыклар белән бәйли.
XS
SM
MD
LG