Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Беларус президентлары очрашты


МИНСК - Русия президенты Владимир Путин һәм Беларус президенты Аляксандр Лукашенка бүген ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләште. Алдан ике җитәкче Беларус белән Русиянең берләшүе һәм Путинның 2008 елның мартыннан соң да хакимияттә калу ихтималы турында сөйләшерләр дип фаразланган иде. Әмма Лукашенка бу хәбәрләргә гаҗәпләнүен белдерде:

"Бу рәсми сәфәрнең көнбатышта бу кадәр шау-шу тудырганына мин шаккаттым. Турыдан туры әйтәм, биредә бер нинди дә яшерен сәяси мәгънә юк. Без Минскта беректәшләр буларак очрашабыз. Һәм сезнең, Русия президенты буларак Минскка рәсми сәфәргә килмәвегез гаҗәп булыр иде." диде Лукашенка.

Путин Минскка кичә килде. Бер көн алдан аның сәфәренә каршы урам җыенында милиция көч кулланып 19 яшьлек оппозиция вәкиле Змицер Федарюкны яралаган иде.
XS
SM
MD
LG