МӘСКӘҮ - "Московские новости" хезмәткәрләре сүзләренә караганда, басма җитәкчелеге баш мөхаррир Виталий Третьяковка эш килешүен озайтмаган. Мөхаррир урынбасары Алексей Титов, басма эшчәнлеген туктата, дип белдерде. Киләсе елдан "Московские новости" шәһәр күләмендә генә атналык басма булып чыгачак.