Accessibility links

Кайнар хәбәр

2007 елның "Татнет йолдызлары" игълан ителде


Казан – Шимбә көнне Казанда "Татнет йолдызлары" бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Татар дөньясына багышланган Интернет сәхифәләр арасында бу бәйге инде 5 ел үткәрелә. Оештыручыларның берсе- Айнур Сибгатуллин сүзләренчә, быел анда иң күп санда – 176 сәхифә катнашкан.

Бәйгедә барлыгы 10 номинация иде, шуларның 3-се татар телле сәхифәләр өчен. Татар дөньясы бүлегендә беренче урынны Иттифак төркеме сәхифәсе алган, Мәгариф һәм Фән бүлегендә Татарстанның Мәгариф министрлыгы порталы, Туган тел бүлегендә Татар электрон китапханәсе иң яхшы сәхифә дип табылган.
XS
SM
MD
LG