Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша премьеры Русия генералы кисәтүләрен кире какты


Варшава – Польша премьер-министры Дональд Туск Русия генералы Юрий Балуевский кисәтүләрен кире какты. Шимбә көнне Балуевский, Кушма Штатларның Польшада урнаштырыласы кисәтү ракеталарын Русия системасы һөҗүм ракетасы дип аңларга һәм җавап уты ачырга мөмкин,дигән иде.

Польша премьер-министры, бу кисәтү кабул ителерлек түгел, Русиянең бер генералы да Польша белән Кушма Штатларның бу мәсьәләдә сөйләшүләренә тәэсир итә алмый, диде.
XS
SM
MD
LG