Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британнар Басраны гыйраклыларга тапшырды


Басра – Якшәмбедә Гыйракның көньягындагы Басра төбәгендә Британ хәрбиләренең контрольне Гыйрак хөкүмәте көчләренә тапшыру тантанасы үтте. Коръән укудан башланган тантанада Британ гаскәрләре башлыгы генерал Граһам Биннс һәм Басра губернаторы Мөхәммәт Әл-Вәли катнашты:

"Соңгы берничә айда көч кулланулар кимеде, кешеләр шәһәргә кайта башлады. Бу вазгиять дәвам итергә, тагы да яхшырырга тиеш", диде британ генералы.

Нефтькә бай Басра төбәге коалиция көчләреннән җирле хакимият карамагына тапшырылган 9нчы төбәк булачак. 5 ел буена анда иминлекне тәэмин иткән Британ хәрбиләре хәзер нигездә ярдәмче вазыйфаларын башкарачак.

Корал йөрткән һәр төркем хәзер канунсыз саналачак. Контроль Гыйрак көчләренә күчә. Бар төбәктә канунсыз коралны алар контроль итәчәк. Без төбәктә яшәгән халыкка ышанып карыйбыз. Хәзер вазгиять яхшыга үзгәрер, диде Басра губернаторы.

Күптән түгел Британия премьер-министры Гордон Браун Гыйрактагы британ хәрбиләре саны язга таба 4800-дән 2500-гә калачак дигән иде.
XS
SM
MD
LG