Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согудлеләр хаҗиларның иминлеген кайгырта


Әфган мөселманнары хаҗга барыр алдыннан күнегүләр үтә
Әфган мөселманнары хаҗга барыр алдыннан күнегүләр үтә

Согуд Гәрабстанына дөньяның барлык почмагыннан килгән мөселманнар дүшәмбедә хаҗ кылуга кереште. Рәсми мәгълүматларга күрә, быел анда 2 миллионга якын мөселман катнаша.

Хаҗ кылу Исламның бер шарты булып тора, шул сәбәпле бөтен дөньядагы мөселманнар аңа зур игътибар бирә. Аерым алганда хаҗның бар таләпләрен дә җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Хәтта кайбер мөселманнар арттырып та җибәреп төрле проблемалар тудыра, аерым алганда икенче мөселман кеше тормышына зыян сала торган гамәлләр башкарыла. Мисал итеп Мина тавында шайтанга таш атканда кайбер мөселманнарның ачудан зур ташлар атулары, һәм әлеге ташның алдарак торган кешеләр башына эләгеп төрле күңелсез хәлләр килеп чыгуы мәгълүм. Хәтта үлүчеләр очраклары да бар. Ләкин иң күп мөселман хаҗ вакытында бер-берсен таптау сәбәпле үлә. Мисал өчен шайтанга таш ату вакытында кешеләр тыгылышып ыгы-зыгы туа һәм узган ел гына да шул сәбәпле 300дән артык кеше үлгән. Быел хаҗ кылуга килүчеләр иминлеге мәсьәләсенә ничек тора соң. Бу хакта Азатлыкка Согуд Гәрабстаныннан Татарстан мөфтиенең хаҗ эшләре буенча урынбасары Аяз Мингалиев сөйләде.

“Бүген халык Минада, чөнки 8нче Зөлхиҗада Минада булу сөннәт. Иртәгә гарафә көне. Бу көнне дога кылына. Аннан соң – Корбан гаете. Монда биш гамәл үтәлергә тиеш. Аннары 2-3 көн халык Минада куна һәм ташлар ата”, - диде А. Мингалиев.

Аяз Мингалиев әйтүенчә, соңгы елларда Согуд Гәрабстаны хакимияте тарафыннан мөселманнарның иминлеген булдыру өчен кайбер эшләр эшләнгән дә инде.

“Хәзер җәмәрәт күпере яңадан төзелде һәм 4 катлы. Шулай ук астагы катта рәсмиләр өчен бер кат бар. Элек баганалар иде , хәзер анда диварлар булдырылды. Шуңа хәзер бер кеше аткан таш икенче кешегә тия алмый. Бу яктан яхшырак. Аннары без өйрәтәбез хаҗиларны. Чөнки кайберләр шайтанга атабыз дип зонтиклар, башмаклар ата. Бу дөрес түгел. Аннары без аларны җитәкләп алып барабыз”, - диде А. Мингалиев.

Мөфтинең хаҗ эшләре буенча урынбасары Аяз Мингалиев әйтүенчә, Татарстан вәкиллегенең иминлеген булдыру өчен барысы каралган. Хаҗиларга ярдәм күрсәтү өчен республикадан вәкиллек белән 4 табиб килгән. Шулай ук Мәккәдәге иң яхшы хастаханә белән килешү төзелгән.
Билгеле ки, хаҗга барысы да болай оешкан төстә килми. Төрле илләпдән җәяүләп, ялгызы гына килүчеләр дә шактый. Согуд Гәрабстаны эчке эшләр министры Наеф бин Габдел Азиз хаҗиларның иминлеге булдыру өчен барлык хәлдән килгән гамәлләр башкарылачагын әйтте

“Без Аллаһыга өметләнәбез. Хаҗиларга һәм анда булмаганнар да бу урынның изгелеген танысын иде. Барлык хаҗиларның сәләмәт кенә хаҗ вазыйфаларын тәмамлап өйләренә кайту, аларның сәләмәтлеге өчен күреләсе барлык чараларны үтиячәкбез. Инде хәзер Җәмәрәт күпере яңадан төзелде һәм ул хәзер 3 катлы. Ягъни күбрәк кеше керә ала”, - диде Наеф бин Габдел Азиз.

XS
SM
MD
LG