Accessibility links

Конгресс сәбәпле матбугат милли мәсьәләгә игътибарын арттырды


Казанда Бөтендөнья татар Конгрессының IV Корылтае үтүе җирле матбугатның милли мәсьәләгә игътибарын арттырды

“Республика Татарстан” гәзите соңгы санында Татар конгрессының 4нче корылтае турында “Татар халкы инә белән кое казый ала” дип язып чыкты. “Время и деньги» гәзите, шушы халыкара татар җыены турында язганда, мәкаләсенә “Заман бердәм булуыбызны таләп итә” дигән исем бирә. “Корылтай тәмам,эш дәвам итә”, дип язды Казанның башка гәзитләре.

“Известия”нең Татарстан басмасы, корылтайда күтәрелгән бер мәсьәләгә генә - Бөтенрусия татар авыллары мәҗлесен оештыру тәкъдименә игътибар бирде.

“Казанские ведомости” басмасы корылтай кунаклары арасында сораштыру үткәргән. Анда Башкортстан, Пермь өлкәсе, Төмән, Польша, Кыргызстан, Латвиядән килгән кунаклар тәэсирләре, проблемнары белән уртаклаша. Башкортстаннан бер татар, “республикада татар теленең дәүләт статусын алуын телибез”, дип әйтә. Төмән өлкәсе, Түбән Варта вәкиле “татар мәктәбе ябылды, хәзер балаларны ничек укытырга дип уйлыйбыз”, ди. Польша татарлары вәкиле, “безгә акчалата түгел, безгә рухи ярдәм кирәк”, дип белдерә.

“Мәдәни җомга” гәзите Татар конгрессының IV Корылтаен, читтәге милләтәшләрне искә алып, Мордовиядәге урыс теллендә язучы шагыйрь Камил Таңгалычевның мәкаләсен бастырган. Анда автор татар авылы турында сөйләшергә чакыра. Корылтайда да бу хакта сүз булды. Камил Таңгалычев болай яза : “Минем туган авылым, Ельников районындагы Әкчи (Күгеш) авылы көннән-көн хәерчеләнә, халкы да кимегәннән кими, сыер-сарык көтүләре дә кечерәйгәннән кечерәя бара” дип яза. Камил Таңгалычев кечкенә авылда эшләүче имам Кәрим Шәһмәтов хезмәтләрен телгә ала. “Имамнарның бүгенге хезмәте галәми әһәмияткә ия”, ди ул.

Кайбер гәзитләрдә 4нче корылтайның карарлары, Русия президентының котлавы басылды. “Татарстан яшләре” гәзите "Корылтай делегатларының Русия Президентына мөрәҗәгатен" бастырып чыгарды.Тик нигәдер урыс телендә.
XS
SM
MD
LG