Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа премьер Юлия Тимошенко Украинада тәртип урнаштырмакчы


Ялкынлы ханым Украинаның яңа премьер-министры
Ялкынлы ханым Украинаның яңа премьер-министры

Сишәмбе көнне бәйсез Украинада 16нчы премьер-министры булып Юлия Тимошенко сайланды. Аның өчен Югары Раданың 226 депутаты тавыш бирде.


Юлия Тимошенконы сайлау беренче тапкыр 11 декабрь көнне узганы мәгълүм. Ул вакытта Тимошенкога премьер булып расланырга бары бер генә тавыш җитмәде. Украина хөкүмәтен җитәкләр өчен барлыгы 226 депутатның уңай тавыш бирүе кирәк иде. Бер тавышның ким булуы ул чакта хәрәмләшү нәтиҗәсе дип бәяләнде. Ягъни электрон тавыш бирү системасына оппозиция фиркәләре тарафыннан махсус зыян салынган диелде. Ләкин прокуратура вәкилләре эшне тикшергәннән соң, Рададагы сайлау системасында барысы да тәртиптә дигән нәтиҗә чыгарды.

Тагын шундый хәрәмләшүләр кабатланмасын дип әфлисун коалициясе вәкилләре икенче сайлауларны кул күтәрү рәвешендә уздырырга тәкъдим итте һәм моны Украина президенты Виктор Ющенко да хуплады. Шулай итеп сишәмбе көнне депутатларның һәрберсе элекке заманнардагы кебек ачык төстә кул күтәреп тавыш бирде. Әфлисун коалициясенә кергән барлыгы 228 депутатның берсе - Иван Сподаренко - авыру сәбәпле хастаханәдә калды, ә Безнең Украина фракциясе әгъзасы Иван Плющ тавыш бирүдән тотылып калды. Калганнары Тимошенконы раслады. Бары бер депутат Юрий Ехануров белән генә мәсьәләгә ачыклык кермәгән иде. Чөнки ул булачак кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәсә, Тимошенкога каршы тавыш бирәчәген әйтте, шуңа аның тавышын зур түземсезлек белән көттеләр. Ләкин ахырда ул да Тимошенконы хуплавын белдерде.

Юлия Тимошенко дүшәмбе "Известия в Украине" газетасына әңгәмәсендә хөкүмәт башлыгы булгач эшләячәк эшләре турында сөйләгән иде. Анда ул, аны премьер вазыйфасы кызыксындырмавы, әмма Украинада ниһаять тәртип урнаштыру кирәклеген әйткән. Аерым алганда Тимошенко беренче чиратта халыкка эш урыннарын булдыру, хезмәт хакын югарырак итү, салымнарны киметү юнәлешендә эшлиячәгенә басым ясап әйткән.

Шулай ук ул күпләрне борчыган Русиядән Украинага газ кертү, аны Европага җибәрү – транзит бәясе мәсьәләсенә дә тукталган. Билгеле булганча, элек Тимошенко алдагы хөкүмәтне гел тәнкыйтьләп торды, Виктор Януковичның Русия белән имзалаган килешүе Украина өчен файдалы булмавын, ягъни газның бик кыйммәткә төшүен кабатлап килде һәм үзе премьер булгач моны һичшиксез Украина файдасына хәл итәчәгенә басым ясады. Ләкин сайлаулар якынлашкан саен Тимошенко бу мәсьәләдә үзен тынычрак тота башлады. Газ мәсьәләсендә Русиягә дә, Украинага да файда бертөсле булсын өчен сөйләшүләр алып барачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG