Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клеопатраның туганына яңа йөз


Русиянең бер төркем галимнаре Мисырда булып кайтты.


Алар Каһирәдән 150 километрда урнашкан Эль Фаюмда кыйммәтле табышка юлыкканнар — грек-рим чорына караган саркофаг һәм мумия тапканнар. Бу саркофагта, ягъни таш табутта яткан мумиягә “нибары” 2342 яшь. Әлеге галимнәр төркемендә Уфадан сөяккә карап йөз ясаучы белгеч Алексей Невгалод та катнашкан иде. Ул бу мумияне рентгентка төшергәннән соң аның йөзен тудырачак. Фаразлар буенча, ул Клеопатраның туганы булуы да ихтимал.
XS
SM
MD
LG