Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда оппозиция парламентка үтә алмады


Кыргызстан үзәк сайлау комиссиясе төп оппозицион фирканең узган якшәмбедә үткән сайлауларда парламентка керә алмавын игълан итте.
Оппозицион Ата-Ватан фиркәсе 8,3 процент тавыш җыйды. Әмма һәрбер 7 өлкәдә һәм 2 иң зур шәһәрдә кимендә ярты процент тавыш җыю шартын үтә алмады.
Кыргыз президенты Курманбәк Бакыевның Ак Юл фиркасе парламенттагы 90 урынның 71-ен ала. Калган урыннар шулай ук Бакыев яклы коммунистлар белән социал демократларга эләгә. Оппозиция сайлаулар гадел булмады ди.
XS
SM
MD
LG