Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия, Казахстан, Төркмәнстан яңа газүткәргеч төзи


Русия, Казахстан һәм Төркмәнстан Каспий диңгезе ярлары буйлап газүткәргеч төзү турында килеште.
Бүген Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев белән уртак матбугат очрашуында Русия президенты Владимир Путин бу килешү Европаның энергия иминлеген арттырачак диде.
Бу яңа энергия тамырын булдыру безгә партнерларыбызга зур күләмдә газ кудыру мөмкинлеге бирәчәк һәм безнең Европадагы энергия иминлеген ныгытуга зур өлеш кертүебез булачак диде Путин.
Бу килешү Каспий төбеннән Русияне урап узучы бачка үткәргеч төзергә җыенган Европа Берлеге белән Кушма Штатларга ошамас кебек.
XS
SM
MD
LG