Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом электр станциясе тиз арада эшли башламый


Русия хәбәр агентлыклары Русия эшчеләре төзүче беренче атом электр стансиясе 2008 ел ахырыннан да иртәрәк эшли башламыячак дип белдерә.
Иранның көньягындагы Бушер портында бу электр стансиясен төзүче Русия ширкәте башлыгы Сергей Шматко Кытай сәфәре барышында шулай дип әйткән.
Бу атнада Русия Бушерга атом ягулыгының беренче өлешен җибәрде.
Елегрәк Русия рәсмиләре ягулык Бушер эшли башлауга ярты ел кала җибәреләчәк дигән иде.
XS
SM
MD
LG