Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җыен” фонды Кытайдан килгән татар студентларын пылау белән сыйлады


"Җыен"ның Гает пылавы
"Җыен"ның Гает пылавы

Пәнҗешәмбе көнне Казанда 3000 сарык корбанга чалынган. Корбан ашлары бик күп өлкән буын вәкилләренә, мохтаҗлык кичерүчеләргә матди ярдәм генә түгел, ә рухи ярдәм, кешеләргә таяныч буларак та тәкъдим ителә.


Милли үсеш проектларын гамәлгә куючы «Җыен» фонды Гает көнне Кытайдан Казанга укырга килгән студентларга багышлап корбан чалды. «Җыен» идарәсе Казан үзәгендә, консерваториянең Пушкин урамындагы бинасы каршында, ике катлы бер йортта урнашкан. Менә шушы борынгы бинаның артындагы ихатада янып торган учакка ике казан куелган. Учак янында Кытайдан килгән татар егетләре пылау пешерә. Яңа суелган ике сарык ите тарату өчен бүлгәләнә.

Шушы гадәти булмаган корбан мәҗлесенә «Җыен» фонды җитәкчесе академик Миркасыйм Госманов, Дәүләт Шурасының милли комитеты рәисе Разил Вәлиев, халык депутаты, драматург Туфан Миңнуллин, эшкуар Сабирхан Мөхәрләмов, халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова һәм башка сәнгатькәрьләр, җәмагать эшлекләре чит илдән Казанга укырга килгән яшьләр белән очрашуга килгән. Ябалаклап яуган кар-буранлы күк астында учаклар янганын караганнан соң кунаклар «Җыен» фондының офисына керде. Мөләем татар кызлары һәм ипле генә татар егетләре аерым өстәлләргә утырды. Разиль Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Миркасыйм Госманов яшьләргә һәм кунакларга болай мөрәҗәгать итеп милли үсеш, яшьләрнең татар халкына омтылуы, авырлыкларны җиңеп чыгу юллары турында сөйләделәр:

“Гает мөбәрәк булсын, киләсе гаетләрне дә шулай сәламәтлектә каршыларга насыйп итсен. "Җыен" фонды барыгызны да җыерга тырышты”.

Кытай дәүләтенең төньяк-көнбатышындагы Шәркый Төркестаннан килгән студентларның Казандагы тормышы гади һәм җиңел түгел. Әмма алар барыбер татар халкының мәркәзе булган Казанда укулары белән канәгать. Кайберәүләре мәдәнияттә, сәнгатьтә үзләренең фидакәрлекләрен, талантларны күрсәтеп өлгерде. Мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Әхмәтҗан Турсунтай хәзер чын сәнгать йолдызы булып китте. Мәҗлес алдыннан Коръән укучы да ул булды. Казанга чит илләрдән кайтучы яшьләр еш кына милли һәм дини гореф-гадәтләрне белүдә Татарстандагы яшьләргә үрнәк күрсәтәләр.

Ә «Җыен» фонды мондый корбан ашларын инде дүртенче тапкыр оештырды.
XS
SM
MD
LG