Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты мәхкәмәләшә


Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов дәгъвасы буенча чираттагы мәхкәмә утырышы булып үтте.


Әмма анда бернинди дә карар кабул ителмәде. Мәхкәмәнең киләсе утырышы гыйнвар аена тәгаенләнде.

Исегезгә төшерәбез - узган елдан башлап инде Мортаза Рәхимов Россиянең НТВ телевидение каналы белән мәхкәмәләшә. Әлеге телеканалның “Максимум” дигән программасында узган елның 10 март көнне чыккан тапшырудагы белдерүләрне ошатмаган Рәхимов әфәнде. Анда элек Башкортстанда зур вазыйфалар башкарып киткән Александр Веремеенко әйткән фикерләр Рәхимов әфәнденең ачуын кабарткан. Александр Веремеенко Башкортстанның ягулык-энергетика тармагы турында сөйләгәндә, “Рәхимовлар гаиләсе һәм якыннары бу тармакны үз файдасына гына эшләтә” дигәнрәк белдерүләр ясаган. Мәгълүм ки, Александр Веремеенконың бертуганы Сергей Веремеенко 2003 елда президент сайлаулары барышында Мортаза Рәхимовның көндәше булган иде.

Мортаза Рәхимовның дәгъвалары буенча беренче мәхкәмәләр башта Мәскәүнең Преображен районы мәкхәмәсендә үткән иде. Әмма алар нәтиҗәсез тәмамланды. Шуннан соң Мортаза Рәхимовның адвокаты бу утырышларны Уфага күчерүне сорап мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә бу сорауны канәгатьләндерде.

Шулай итеп, бәйсез белгечләр фикеренчә, Мортаза Рәхимов дилбегәне үз кулына алырга ниятли. Башкортстан мәхкәмәләре барыбер республика башлыгы файдасына карар чыгарырга тырышачак, дип исәпли Веремеенко әфәнденең адвокатлары да.
XS
SM
MD
LG