Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Чиләбе башкортлары көннәре башланды


Башкортстанда җомга көнне Чиләбе өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре башланып китте.


Шушы зур бәйрәм чараларында катнашу өчен, җомга иртәсендә Чиләбе өлкәсеннән поездда 220дән артык кеше килеп төште. Кунаклар арасында Чиләбе өлкәсендәге башкорт милли оешмалары вәкилләре дә, танылган галимнәр, иҗат әһелләре, сәнгать осталары, спортчылар да бар. Чиләбедән килүчеләрнең 50се – балалар. Алар төрле сәнгать төркемнәре әгъзалары да.

Уфа тимер юл вокзалына килеп җитү белән, Чиләбе вәкиллеген җитәкләүчеләр журналистларга кыскача гына әңгәмә бирде. Башкортстанда Чиләбе өлкәсе башкортлары бәйрәменең беренче көнендә кунаклар, нигездә, Уфаның тарихи, истәлекле урыннарында була һәм яңа төзелешләр белән таныша. Кичен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында була. Төп чаралар шимбә көнне үтәчәк. Алар хакында Чиләбе өлкәсе Башкорт корылтае рәисе урынбасары Флүзә Гайсина менә ниләр сөйләде:

- Без иртәгә үзебез белән алып килгән күргәзмәләрне күрсәтә башлыйбыз. Анда милли киемнәр дә, милли ашлар да күрсәтеләчәк. Аннан соң түгәрәк өстәл дә эшләячәк. Әлбәттә, иң мөһим чара – безнең сәнгать осталарының зур концерты була.

Шулай итеп җомга көнне Башкортстанда Чиләбе өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре башланды. Шимбә көнне бу тантаналар кысларында төрле чаралар оештырыла. Ә бәйрәмнең рәсми өлешенә ноктаны кичен Чиләбедән килгән кунакларның гала-концерты куя.
XS
SM
MD
LG