Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә элеке диссидент сайлауга теркәлә алмады


Совет чоры диссиденты Владимир Буковскийның президентлыкка намзәт булып теркәлү мөрәҗәгәтен үзәк сайлау комиссиясе кире какты.
Британиядә яшәүче Буковскийның мөрәҗәгате соңгы 10 елны Русиядә яшәмәгән дигән сәбәп белән кире кагылган.
Март башында үтәчәк президент сайлауларына 6 намзәт теркәлде. Аларның берсе президент Владимир Путинның фатихасын алган, премьер-министрның беренче урынбасары Дмитрий Медведев.
XS
SM
MD
LG