Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда мәчет шартлатуда шикле кеше тотылды


Пакстан иминлек көчләре җомга көнне бер интихарчының Пишавар шәһәре янында мәчеттә бомба шартлатып 50-ләп кешене үтерүенә бәйле дип шикләнелгән кешене кулга алды.
Әлегә расланмаган хәбәрләргә караганда ул кеше шартлау булган Чарсад районында тотылган.
Шартлау илнең элекке эчке эшләр министры Афтаб Шерпао яшәгән йортның ишегалдындагы мәчеттә җомга намазы вакытында булды. Шерпаога зарар булмаган.
XS
SM
MD
LG