Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Йолдызлар фабрикасы”ның йолдызлары кемнәр алар?


татар җыры фестивале
татар җыры фестивале

Татарстан башкаласында 21-22 декабрь көннәрендә “Татар җыры 2007” 8 нче халыкара эстрада фестивале үтте.


Һәр елдагыча әлеге чараның беренче көнендә “Йолдызлар фабрикасы” проектының яшь җырчыларын танылган җырчылар белән сәхнәгә чыгаралар. Әлеге яшьләр тапшыруында яшь фабрикантларның кемнәр белән җырлавын белербез һәм алдагы еллардагы “Йолдызлар фабрикасы” аша үтеп танылу алган, “Татар җыры-2007” гала-концертында чыгыш ясаучы Салават Миңнеханов кебек яшь җырчылар белән танышырбыз.
Татар эстрадасында гламур, кәттә җырчы дип саналган Салават Миңнехановның “Хыял кызы” җырына төшерелгән клип быелгы “Татар җыры-2007” фестивалендә “Иң яхшы клип” номинациясендә җиңә. Салават белән без әле соңрак сөйләшербез. Шулай ук Илдар Әхмәтов, Ленар Сәйфиев белән дә аралашып алырбыз, чөнки аларда “Йолдызлар фабрикасы” аша үткән җырчылар. “Айфара” төркеменең солисты Алмаз Шәрифуллин үзенең фикерләрен җиткерер. Хәзер исә быелгы “фабрикант”ларның “Татар җыры”нда катнашучыларын барлыйк.

Алар: Илүсә Хуҗина, Мөнир Рахмаев, Марат Фәйрушин, Фидаил Зарипов, “Ширбәт” дуэты, Илвина Габдулхакова, “Сәфәр” триосы, Вероника Кузнецова, Азалия Зиннәтуллина, Фәннур Нәҗипов, Диләрә Илалетдинова. Әлеге “фабрикант”ларны быел да Салават, Айдар, Хәния Фәрхи, Рәсим Низамов һәм башка танылган җырчылар зур сәхнәгә алып чыктылар. Киләчәктә алар алдагы “фабрикант”лар кебек популяр булып китәрләрме, ансын вакыт күрсәтер. Ә без сезгә “Йолдызлар фабрикасы”ннан үтеп бүгенге көндә яшьләр арасында танылып баручы җырчы егетләр белән таныштырырбыз. Шуларның беренчесе Салават Миңнеханов. Сүзен ул быелгы “фабрикантлар”дан башлады:

Татар эстрадасында җырчы Салават Миңнеханов
“Татар җыры”на кадәр зур сәхнәгә чыгарга теләүче егет-кызлар белән бергә җырларга туры килде, араларында бар иде истә калганнары. Мөнир Рахмаев, “Ширбәт” төркеме кызлары тагын кемнәрдер, исемнәрен хәзер хәтерләмим дә инде. Үз сәләтләрен шомартсалар үзенең тамашачысын эләктереп алыр дип уйлыйм.”

- Ялгышмасам син үзең дә “Йолдызлар фабрикасы” аша үттең. Хәзерге белән ул вакыттагы яшь җырчыларны сайлап алу ни белән аерыла?

“ Ул безнең әлеге проектның башланып киткән вакыты иде. “Йолдызлар фабрикасы” башта “Яшь йөрәкләр” дип аталды. 10 җырчы 3әр җыр радиога биреп, радиотыңлаучылар үзләренең тавышларын бирделәр. Бүгенге көндәге яшьләргә “Татар җыры”на үтү җиңелрәк дип уйлыйм. Аларны продюссерлар сайлый. ”

- Татар эстрадасында син ничәнче ел? Алтын барсны нинди уңышларын өчен алган идең?

Хәзер инде 4 нче ел. Үз тыңлаучыларым бар. Автографлар алалар, бүләкләр, чәчәкләр бирәләр. Быел минем 3 нче “Татар җыры”. Беренчесендә Дилә Нигъмәтуллина белән “Аңалашырга иде” җыры “Иң яхшы дуэт” номинациясенә лаек булды. Икенче алтын барс “Диңгез ярында” җыры белән “Иң яхшы танцеваль проект” буларак бирелде. Быел “Хыял кызы” җыры “Иң яхшы клип” номинациясендә алтын барс алды.”
“Татар җыры”нда 4 тапкыр катнашабыз. Быел икеләтә лауреат булабыз. “Иң яхшы дуэт”, Иркә белән һәм “Иң яхшы музыкаль төркем” номинацияләрендә алтын барс бирәчәкләр.”- дип сүзгә кушылды “Айфара” төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин. Ул шулай ук “Татар җыры”нда берничә ел катнашып килә. Кайчандыр ул үзе дә яшь егет-кызларны зур сәхнәгә юл күрсәткән иде. Фабрикантлар турында Алмазның сүзе түбәндәге булды.

- “Айфара” төркеме әлегә яңа җырчылар үстерми. Алар болай да бик күп хәзер. Ә “Йолдызлар фабрикасы” үзенчәлекле егет-кызларны үстерә дип әйтә алам, аеруча миңа Салават Миңнехановның чыгыш ясавы ошый. Аны әле хәзер аңлап бетермиләр, ләкин киләчәктә мин аңа уңыш килер дип уйлыйм. Әлбәттә күп вакыт җырлатып, байтак акчалар түгеп халык мәхәббәтен яулый алмаган яшь җырчыларда бар. Исемнәрен әйтеп тормыйм инде. Якын киләчәктә аларның барсына да бер ике яңа җыр белән көндәшлек тудырачакбыз әле без. Менә киләсе елга “Айфара”ның 15 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз.

Тагын бер алдагы еллардагы “фабрика” аша үткән егет, хәзер инде танылып килүче яшь җырчы Илдар Әхмәтов белән танышабыз. Ул быел “Татар җыры”нда иң халыкчан җырчы буларак чыгыш ясый.

“ Татарстанның Чистай шәһәрендә “Йолдызлар фабрикасы” кастингында катнашып, үземне халыкчан җырчы булуымны күрсәтеп татар эстрадасына килеп кердем. Быелгы “фабрикант”лар арасында да өметлеләр бар. Барсыда үзләреннән тора. Мин үзем авыл егете, моңлы, урта буын кешеләре өчен җырлардан тыш, киләчәктә дискотекаларда да чыгыш ясарга исәп тотам. Ансы киләсе елга булыр инде.”

Соңгы әңгәмәдәшебез шулай ук яшь җырчы Ленар Сәйфиев. Ул “фабрика” аша үтеп, үзенең уңышка ирешү серләре белән уртаклашты...

“Сәләт булса ул бала чактан ук беленә. Авылданмы ул шәһәрдәнме, мөһим түгел. Мин мәсәлән балачакта бик шук идем, укытучылар бу артист булыр дип әйткәннәр. Менә булдым да диярлек. Тамашачыга куңел җылыңны биреп җырларга кирәк, күзләренә карап, күңелләренә үтеп кереп. ”

Сез “йолдызлар фабрикасы”ннан үтеп танылып утыручы яшь егет җырчыларны ишеттегез. Күргәнсез, татар эстрадасында егетләргә дә, кызларга да кытлык юк. Алар белән аерым ширкәтләр ай саен зур гына чаралар үткәреп торалар. Менә әле 20 декабрьдә “Музыкаль Non-stop” дискотеканың танылган яшь башкаручыларның иң яхшыларын билгеләп үттеләр.
XS
SM
MD
LG